+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 апрель 2020, 11:44

"Без сине көтәбез, әти!"

Чалгы сабы эшләргә дип кенә киткән...

Чалгы сабы эшләргә дип кенә киткән...

Миякә районының Исламгол авылыннан Гайнулла Хәсән улы Хәсәнов 2013 елның 18 июнендә чалгы сабы эшләргә дип печәнлеккә киткән. Үзе белән балта ала (әйтергә кирәк, эзләү барышында ул табыла). Һәм әйләнеп кайтмый.
Бу хакта аның балалары хәбәр итә.

- Шушы ук көнне Бишбүләк районының Тулбай авылы янында аны бер көтүче очрата. Безгә билгеле мәгълүматлар буенча, әтиебезне соңгы тапкыр Азнай авылы кешеләре урманда күргән, - ди алар. - Эзләү участковый белән берлектә беренче көнне үк башланды. Арытабангы көннәрдә безгә туганнарыбыз, авылдашларыбыз кушылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан да килделәр. Тик, кызганычка каршы, эзләү бер нәтиҗә дә бирмәде. Бүгенге көнгә кадәр аның кайдалыгы билгесез.

Аерым билгеләре: өлкән яшьтә булуына карамастан, чәчләре чал түгел, кара, буе озын түгел. Уң кулының сыртында татуировка бар. БСТда яңалыклар тапшыруларын көтеп алып карый. Хоккей спортын үз итә, “Салават Юлаев” командасының тугры көярмәне.

Аның, бәлки, зиһене ялгышкандыр. Яхшы кешеләргә очрап, аны Картлар йортына яисә дәваханәгә урнаштырганнардыр дигән өмет тә юк түгел. Безне шушы ышаныч яшәтә. Бүген булмаса, иртәгә кайтыр кебек.

Фотоны игътибар белән карагыз әле, зинһар, бәлки, аны кайдадыр күргәнегез бардыр.
Гайнулла Хәсәновның кайдалыгын белүче-күрүче булса, 8-927-95-00-568; 8-927-94-14-086 телефоннарына шалтырата яисә якындагы полиция бүлегенә хәбәр итә аласыз.

Фото: Гаилә архивыннан.
Читайте нас