Һәр бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дибез. Әлбәттә, бу дөрес фикер. Әти-әни канаты астында үскән балалар үз-үзләренә ышанучан, көчле рухлы һәм тормышка әзерлекле була. Әмма тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Кайбер чакта гаилә башлыгы бу дөньядан бик иртә китә, ә икенче очракта гаилә таркала. Менә шунда хатын-кыз алдында зур сорау туа да инде: икенчегә кияүгә чыгаргамы, әллә баланы берүзе генә тәрбияләргәме? Икенче ир балага нинди мөнәсәбәттә булыр? Ул аны чын күңеле белән ярата алырмы, әллә инде чит кешедән кыерсытканчы, балаңа үзең әти дә, әни дә, булу яхшыракмы? Катлаулы мәсьәлә... Шулай бит?..
“Мин синсез яшәргә өйрәндем инде”
Ләйсәннең гаилә тормышы хыялындагы кебек булмады. Айдар белән берничә ел очрашып йөргәннән соң өйләнеште алар. Әмма туйга кадәр үк эчәргә яраткан егет, әти-әнисеннән аерым яши башлагач, шешәгә тагын да ешрак үрелә башлады.
Айдар атналар буе айный алмый интеккәндә Ләйсән авырга узган иде инде. Бала тугач, акылына килер, дип өметләнгән хатынның хыяллары чынга ашмады. Бала тугач, Айдар, киресенчә, дусларын да өйгә алып килә башлады. Күпме үгетләп, ялынып, ирен акылына китерергә тырышса да, яшь ир хатынын ишетмәде. Нәтиҗәдә, Ләйсән бер яшьлек кызы белән әнисе янына кайтып китте.
Гаиләсез калачагын аңлаган ир, берничә тапкыр Ләйсән янына килеп, аның кайтуын да үтенде, әмма хатынның иренә булган хисләре суынган иде инде.
Ләйләгә ике яшь тулгач, әнисе аны балалар бакчасына урнаштырды, үзе мәктәпкә эшкә чыкты. Кызы өчен, чыннан да, җан атарга әзер иде ул. Кызның да әнисеннән һәм картәнисеннән дә якынрак кешесе юк иде. Әмма 26 яшьлек яшь хатынның әле гомере башланып кына тора, үзен ялгыз аналар рәтенә кертәсе килмәде аның.
Фидан белән танышуын хәтта әнисеннән дә бик озак яшереп йөрде ул. Урамда укучылары аны яшь ир янында күреп, абруен югалтыр, инде бер ялгышкач, әнисе Фиданны кабул итмәс, Ләйлә исә әти тәрбиясен күрмәгәч, ятсыныр — һәм башка әллә күпме уйлар чуала иде аның башында.
Фидан, чыннан да, яхшы кеше иде. Яшь чагында очрашып йөргән кызы аны ташлап, башкага кияүгә чыккач, бик озак кызлар белән аралашмаган ул. Ә инде тормышның авырлыкларын күреп өлгергән Ләйсән яшь иргә, чыннан да, ышанычлы, тугры хатын-кыз булып тоела. Өйләнешү турында сүз кузгаткач та Ләйсән ЗАГСка барырга ашыкмый әле. Әнисе белән киңәшләшкәннән соң, кызын анасына калдырып, Фидан белән яшәп карарга була. Әлбәттә, бераздан Ләйләне әнисеннән кайтып алырга уйлый хатын.
Әнисенең, әйберләрен җыеп, таныш булмаган иргә ияреп чыгып китүен Ләйлә гомерлеккә исендә калдырды. Бу абый кызга бик күп күчтәнәчләр дә алып килгән иде, картәнисе дә оныгының игътибарын төрлечә читкә юнәлтергә тырышты. Ярый әле
әнисе иртәгә үк янына киләчәген әйтте. Кыз әнисе чыгып китү белән иң якын кешесен көтеп яши башлады. Килде аның әнисе икенче көнне, өченче көнне дә килде. Әмма ул инде бу өйдә кунак кына иде. Ләйләгә кирәк чакта да һәрвакыт янында була алмады.
Инде бер елга якын шулай яшәгәннән соң Ләйсән белән Фидан өйләнешергә булдылар. ЗАГСтан соң икәүләп Ләйсәннең әнисенең фатирына килеп, Ләйләне үзләре янына алып китәргә булдылар.
— Мин картәни белән яшәргә өйрәндем. Мин аны яратам, миңа монда рәхәт, — диде кызчык һәм картәнисенең итәгенә барып утырды да Фиданга ачу белән рәнҗеш тулы караш ташлады. Ул, чыннан да, Фиданны аны әнисе белән аеручы кеше итеп кенә белә иде шул, чөнки Ләйсән ире белән кызын артык аралаштырмады. Янәсе, гаилә булып яши алачаклары әле икеле, ә кызы аңа ияләшсә, кушылмаган очракта, Фиданны оныту аңа авыр булачак.
Бүген инде кыз икенче сыйныфта укый. Әнисе үги әтисе белән аның янына еш килеп йөриләр, хәзер инде аның кечкенә энесе дә бар, әмма ул һаман да картәнисе белән яши...
Чыннан да, балалар тулы гаиләдә үссә яхшырак, дип кабатласак та, кайвакыт алар-ның әтиләреннән аерым яшәве отышлы кебек. Атналар буе айный алмаган әтинең баланы тәрбияләүдә өлеше бар микән? Ләйлә дә әтисенең дуслары белән эчеп утыруын кү-реп үссә, киләчәктә нәрсә булуы да билгесез. Картәнисе янында аңа тыныч, төрле түгәрәкләргә йөрергә, дәрес-ләрен әзерләргә уңайлы. Шулай да аның әтисез үсүендә әнисенең дә гаебе бар. Хатын булачак иренә ышанмаганлыктан, кызы һәм әлеге ире белән мөнәсәбәтләрне вакытында җайга сала алмаган. Ә соңыннан инде моның кирәге дә юк кебек тоела.
Психологлар, баланың үги әтисе белән танышу сабыйның психикасына зур йогынты ясый, ди. Үз әтисе үлгән бала өчен бу якын кешесенә хыянәт итү кебек кабул ителсә, әтисе белән әнисе аерылышкан очракта, аңа икенче әтинең аның тормышында нинди роль уйнавын билгеләү читен. Әгәр дә бала әле кечкенә булса, бу чор, әлбәттә, җиңелрәк уза.
Хатын-кыз күңеленә якын һәркем белән очраша ала, әмма ул кеше белән гаилә кору планда юк икән, баланы аның белән таныштырырга ярамый. Гаилә кору турындагы хыял хатын-кызда гына түгел, ир-егетнең дә уенда булырга тиеш. Әнисенең ир-егетләр белән очрашып йөрүен күреп үскән балада гаилә һәм мәхәббәт турында ялган фикер формалаша. Бала уенчык түгел. Ят кешегә ияләшү бик катлаулы булырга мөмкин. Әгәр дә бу ир-егет белән гаилә тормышы барып чыкмаса, ул кешеләргә ышанычын югалтачак.
Әлбәттә, һәр хатын-кызның тулы гаилә тормышы белән яшисе килә, ягъни анда әти дә, әни дә булырга тиеш. Ә бала үги әтисенә кем дип дәшәргә тиеш соң? Моны бала үзе хәл итсә дөресрәк, дип саный белгечләр. Әгәр дә бала кечкенә чагында ук әтисез калган икән, әлбәттә, үги әтисенә “әти” дип дәшә ала. Бу очракта да ул аны бик якын күрсә һәм үзе “әти” дип дәшәргә уйласа гына. Яңа гаилә башлыгына да: “Миңа да сиңа “улым” яисә “кызым” дип дәшәргә ярыймы?” — дип сораса урынлы булачак.
Әгәр дә әти-әнисе аерылышкан булуга кармастан, бала әтисе белән еш аралаша икән, әтисе аны тәрбияләүдә даими ярдәм итә икән, үги әтигә “абый” дип дәшү бала өчен җиңелрәк булачак.
Әйе, гаилә тормышы ирдән дә, хатыннан да бик күп көч һәм түземлек таләп итә. Аеруча гаиләдә балалар тәрбияләнсә. Кызганычка каршы, беркем дә хатадан хали түгел. Бер-береңне яхшылап белми өйләнешү, яки бергә яши башлагач, ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу гаиләләр таркалуга сәбәпче була да инде. Әмма ничек кенә булмасын, кешеләр парлы яшәргә тиеш. Балаларның әтисе дә, әнисе дә булсын.
Әмма шунысын онытырга ярамый: икенчегә кияүгә чыкканда яисә өйләнгәндә син инде үзеңә гомер юлдашы гына сайламыйсың, ә балаларыңа әти яисә әни дә сайлыйсың. Шуңа да икенчегә ялгышу үзеңнең генә түгел, баланың язмышына да бик нык тәэсир итәргә мөмкин.
Булачак ирегез белән баланы таныштырыр алдыннан аның турында сабыйга сөйләгез. Әгәр дә бала әнисе янында тагын кемдер барлыгын алдан ук белсә, аңа “икенче әти”сенә ияләшү җиңелрәк булачак. Шулай ук булачак гаилә башлыгына да алдан ук бала турында сөйләргә кирәк. Билгеле, бу танышуда бала үз-үзен төр-лечә тотарга мөмкин, әмма өлкән-нәрнең икесе дә бала яклы булырга, аны хөрмәт итүләрен, яратуларын күрсәтергә тиеш.
Шул ук вакытта танышу чит терри-ториядә булсын. Әгәр дә баланы ирнең өенә алып барсагыз, сабый куркачак, ятсыначак. Ә үз өегездә таныштырырга теләсәгез, бала бу “чит кеше”не аның территориясенә керүче дип кабул итәргә мөмкин.
Психологлар әйтүенчә, әни кеше үзе икенчегә кияүгә чыккач аларның тормышы ничек үзгәрәчәге турында бала белән алдан ук сөйләшергә тиеш. Бу җәһәттән баланың фикеренә дә колак салу урынлы. Һәм иң мөһиме — ир белән хатын арасында нинди генә көчле мәхәббәт булса да, ана белән бала арасына ул кагылырга тиеш түгел. Көн саен кич сәгать унда аңа әкият укырга өйрәнгәнсез икән, бу гадәт юкка чыкмасын. Бала булачак әтисе аннан әнисен тартып алган, дип уйламасын. Юкса, аларга арытаба уртак тел табу авыр булачак.
Сәхифәне Гөлия Гәрәева әзерләде.