+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 апрель 2020, 07:10

Иренең башына җиткән...

Хатынның гомеренең иң матур еллары читлек артында үтәчәк.

Хатынның гомеренең иң матур еллары читлек артында үтәчәк.
Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Моны Уфаның Черниковка бистәсендә булган коточкыч хәл янә раслады.
Низаг вакытында яшь хатын ирен чәнечкән. Фаҗига көнчеллек аркасында килеп чыккан.
Әлеге хәл шәһәрнең биш катлы йортларының берсендә булган. Ирнең үле гәүдәсе 31 мартта табылган. Билгеле булуынча, низаг барышында хатын кулына пычак ала һәм 28 яшьлек иренең аркасына кадый.
Хатын үз гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.
Хатынның гаебен шунда ук тануы җәзаны бераз йомшартыр, бәлки. Әмма аңа гомеренең иң матур елларын читлек артында уздырырга туры киләчәк.
Фото: yandex.com
Читайте нас