Атнасына бер сөртеп чыгу гына җитмәгәнен беләбез. Ә шулай да, нинди кагыйдәләр бар?
Роспотребнадзорда коронавирус таралган чорда торак биналарны җыештыру буенча киңәшләр бирделәр.
Әгәр дә кеше изоляция режимын үти һәм өйдән бары тик кирәк булса гына чыга икән, димәк, вирус йоктырудан йөз процентка якланган дигән сүз түгел - вирусны урамнан кертергә була. Шуңа күрә фатирларны җыештыру саклану чараларының аеруча мөһим өлешенә әверелә, чөнки русиялеләрнең күпчелеге өйдә апрель азагына кадәр булачак.
Өйдә авыручылар булмаса, атнага, ким дигәндә, 2-3 тапкыр идәннәрне юарга һәм предметларны дезинфекцияләргә кирәк, кемдер авырса - көн саен.
Эпидемия вакытында идәннәрне генә түгел, ә барлык предметларны да юарга кирәк, чөнки аларда урамнан кергән тузан булырга мөмкин.
- Ишек тоткаларын сабын белән юыгыз яки 70 проценттан да ким булмаган күләмдә спирт нигезендә ясалган антисептик яки хлорлы эремә белән эшкәртегез. Кулларыгызны сабын белән юганчы, сез кагылган урыннарны юарга кирәк, - диелә Роспотребнадзор белешмәсендә.
Ут сүндергечләр, аркалы утыргычлар, өстәлләр, гомумән, бар нәрсә дә эшкәртелергә тиеш. Моның өчен антисептиклы салфетка, сабын, хлорлы су кулланырга була.
Ванна, бәдрәф бүлмәсе, бигрәк тә смесительләрне көнкүреш химиясе кулланып көн саен юарга, ә өйдә чирле кеше булса, һәрбер кулланганнан соң дезинфекцияләргә.
Фото: go.mail.ru