Үзизоляция дигән булып, өйдә утырабыз. Күп кенә артистларыбызның шушы көннәрдә буласы концертлары туктатылып, башка көннәргә күчерелде. Тамашачы игътибарыннан башка яши алмаучы артистлар Инстаграмда туры эфир аша концертлар куя. Бу хакта "Сәхнә" яза.
Популяр пародия остасы Данир Сабиров та тик утырмый, тамашачыларына вирустан каршы «Антивирусная программа» тәкъдим итә. Сабиров кызлары Мәрьям һәм Дания белән тамаша күрсәтә. Концерт программасында, шулай ук, артистның хатыны Миләүшә, яраткан «тещасы» Дилбәр ханым, һәм махсус кунаклар ‒ Кәшифә һәм Кемаль Сабировлар!
Кыскасы, бүген 19.00 сәгатьтә Сабировларның вируска каршы концерт программасын карарга онытмагыз!
Тулырак:
http://sahne.ru/news/xeberler/danir-sabirov-koronaviruska-karshy-dva-uylap-tapkanФото: sahne.ru