Нәсимә апа, урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә апа ике айдан артык Республика клиник дәваханәсендә ишемия инфарктынннан һәм шикәр чиреннән дәвалау курслары узган, операция кичергән иде. Аны соңгы юлга озаттык. Үлеменең сәбәбе — ишемик инфаркт нәтиҗәсендә кан тамырларына зыян килү килү һәм баш мие шешенүе.
Короновирус афәтенә аның кагылышы юк. Аңа "Носитель вируса" диагнозы куелган. Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрдәге сәхифәсендә дәллилләгән:
- Якшәмбе көнне Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булды. Ике айдан артык ул киң ишемик инсульт һәм шикәр диабеты буенча дәваланды.
Пациентның хәле авыр булды, бу 80 яшьтә, бот ампутациясе, эренләү процессы, пневмония кебек авырулар булу белән бәйле.
Үлем сәбәбе - баш миенең көчәя барган ишемик инфаркты фонында кан тамырлары зарарлану нәтиҗәсендә баш миенең шешүе.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам.
Шуны аңларга кирәк, үлеменең сәбәбе бу очракта коронавирус түгел иде, әмма мондый ситуациядә тиешле хезмәтләр бары тик куркынычсызлык чаралары күрергә тиеш. Бу безнең теләгебез түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен билгеләнгән закон регламенты.
Әнвәр Нургалиев белдерүенчә, гаиләсенә мәрхүмәне табутка салып биргәннәр. Аны Әлшәй районының Әврез-Тамак авылына алып кайтып җирләгәннәр. Зиратта аз гына кеше булган, җырчы үзе машинадан чыкмаган.
Соңгы тапкыр Әнвәр Нургалиев әнисе белән 12 көн элек күрешкән булган. Җырчы хәзер хатыны, ике баласы белән өйдә.
- Сезнең алда күтәрелдем, сезнең белән бергә үзәгем өзелә... Нишлисең, язмыш... - ди Әнвәр " Кызыл таң" хәбәрчесенә.
Фото: Гаилә архивыннан.