“50 ел үткән кебек тә түгел, шундый рәхәт яшәдек”, — ди Рәзилә һәм Зекрия Мостафиннар
“Сандугачлар кебек пар килгәннәр” – бу сүзләр нәкъ Рәзилә апа белән Зекрия абый Мостафиннар хакында. Алтын туйларын каршыларга йөргән мизгелләрдә әлеге күркәм гаиләдә кунакта булырга туры килде. Иңне-иңгә куеп, инде ярты гасыр тату һәм үрнәкле гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итә алар. Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле булып, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яшиләр. “50 ел үткән кебек тә түгел, шулай рәхәт яшәдек”, – ди бүген Мостафиннар.
Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлеген дә, кайгы күлләренең тирәнлеген дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән, диләр. Зекрия абый Бакалы авылында туып-үскән. Тырыш һәм эшчән булып үскән ул. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафына алына, хезмәт юлын колхозда төзүче булып башлый. Аннан соң амбарда келәт мөдире, сыер һәм дуңгыз фермаларында мөдир булып озак еллар хезмәт сала, хәтта клуб мөдире булырга да туры килә аңа. Колхозда эшләгән кеше мондый вазыйфада ничек эшли алган дип уйлыйсыздыр. Һич кенә аптырарлык түгел, Зекрия абыйның әтисе авылның оста гармунчысы булган, шунлыктан ул да кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Бәләкәй генә бармаклары белән әтисенең гармун телләрен санарга өйрәнә һәм җырга бик әвәс була. Тальян дисеңме, “вятский”мы — Зекрия абый өздереп уйнап, бүгенге көндә дә авылда узган чараларны җанландыра.
Рәзилә апа да — Бакалы авылы кызы. Савучы булып эшли. Балачак еллары бик авыр үтә аның. Әнисе озак еллар түшәктә ятып, мәңгелек йортка күчә. Дөнья мәшәкатьләре, бәләкәй апаен карау Рәзилә апа иңенә төшә. Әтисе Кадим икенче хатын алып кайта. Үги ана барысын да үз баласы кебек карап, берсен дә ким-хур итмичә, үстереп, үзаллы тормыш юлына бастыра.
Зекрия абый белән Рәзилә апа үз гаилә учакларын тергезгәч, авылда тагын бер матур пар арта. Алар икесе дә бер авылныкы булса да, бер-берсен белмичә буй җиткерәләр. Ничек һәм кайда таныштыгыз дигәнгә Рәзилә апа болай дип җавап бирде:
“Авыл фермасында сыер сауган чак. Минем белән бергә эшләгән абыйлар, бүген авылга армиядән бер егет кайтты, кайсыгызны эләктерер икән, диләр. Без кызлар белән көлештек. Кич, эшләрне тәмамлагач, дус кызлар белән клубка чыктык. Чынлап та солдат киемендә бер егет дуслары арасында бөтерелә. Һәм күп тә үтмәде безнең янга килеп үзен танытты. Бу исә бер урамда яшәгән Зекрия булып чыкты. Без аның белән ныклап дуслашып киттек, клубка бергә чыгып бергә кайтып йөри башладык. Шуннан инде бер-беребезгә булган мәхәббәт хисе дә кабынып китте. Авылда башка егетләр дә күз салып йөрделәр, берсе хәтта урлап алып кайтып өйләнмәкче дә булды, тик мин үз бәхетемне көтеп, аңа кияүгә чыктым”.
Бәхет эзләп читкә омтылмый Мостафиннар, гомер буе колхозда хезмәт салалар. Дүрт балага – Миләүшә, Фәнзилә, Илмира, Уралиягә гомер бирәләр. Балалары барысы да үзаллы тормышта гомер кичерә бүген.
Тормыш мәшәкате белән 50 ел гомер сизелми үтеп киткән икән. Ул арада оныклары да үсеп житеп, үз куышларын булдырырга өлгергәннәр. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яши алар хәзер. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, укымышлы һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Рәзилә апа белән Зекрия абый Мостафиннар.
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.