+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 апрель 2020, 11:15

86 яшьтә... төрмәгә

Эх, бу оныклар...

Эх, бу оныклар...
7 апрельдә Пензада 86 яшьлек карт оныгын җәрәхәтли. Әлеге хәл Суриков урамындагы шәхси йортта кичке 7дә була.
86 яшьлек бабай күршедә яшәүче оныгы янына кергән һәм аны алган эш коралларын кире кайтармаган өчен шелтәли башлаган. Ике арада ыгы-зыгы куба һәм пенсионер оныгының башына авыр әйбер тондыра.
Берничә минуттан әлеге адреска хокук сакчылары һәм табиблар килер җитә.
Яшь ирне шунда ук дәваханәгә алып киткәннәр. Аның хәле авыр. Ә аның картәтисен хокук сакчылары тоткарлаган. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү эше кузгатылган. Бабай алдагы елларын читлек артында да үткәрергә мөмкин.
Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас