+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
11 апрель 2020, 07:39

Чәч толымнарына бәхете дә үрелсен

"Кызыл таң"да толымлы кызларны барлавыбызны дәвам итәбез. Сездән дә хатлар көтәбез!

"Кызыл таң"да толымлы кызларны барлавыбызны дәвам итәбез. Сездән дә хатлар көтәбез!

Таныш булыйк - Шәнгәрәева Анелия. Ул Туймазыдагы 1нче интернат-мәктәпнең 4нче сыйныфында белем ала. Бик игелекле һәм сөйкемле кыз, яраткан фәне - татар теле.

Анелия Гүзәл Уразова репертуарындагы җырларны бик ярата, үзе дә аларны бик теләп башкара. Мәктәптә оешnырылган чараларда бик теләп катнаша. Ул - ачык күңелле бала, шуңа да дуслары күп. Ә чәчләрен 4 яшьтән үстерә.
"Чәчләрне тәрбияләп үстерәбез, төрле үлән төнәтмәләре кулланабыз", - ди Анелия. Ул толымнарының билдән түбән булуы турында хыяллана. Бүген үк аларны ничек үрәчәге, ничек бизиячәген дә уйлап куйган.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Анелиянең безнең конкурста җиңүче булуын телисез икән, көн саен безнең сайтка керүегезне һәм әлеге материалны каравыгызны сорыйбыз. Шул рәвешле аларның җиңүгә өмете артачак.

Сез дә бу конкурста катнаша аласыз. Моның өчен озын чәчле гүзәл затның фотосын һәм әллә ни озын булмаган мәгълүматны 8-917 - 472 - 58- 54 санлы ватсапка җибәрергә кирәк.

Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас