Алсу Сабитова Бүздәк районының Иске Актау авылында туган. Хәзерге вакытта шул ук районның Каран урта мәктәбедә 9нчы сыйныфта белем ала.
Ул мәктәп тормышында актив катнаша. Ярышларда, иҗади бәйгеләрдә мактаулы урыннар ала.
Укуда ул тик яхшы билгеләргә өлгәшә. Хыялы - психолг булу. Әле 5нче сыйныфта укыганда ук "Әллүки" журналы оештырган "Озын толым" конкурсында катнашкан.
- Электән үк әбиләребез озын толымлы булган, - ди Алсу. - Әнием әле чулпылы толымнары да булган әбиләрне хәтерләп сөйли. Ә без исә аларны сурәттә генә күрәбез. Тарихи чыганаклардан белүебезчә, татар кызы үзе күренгәнче башта толымнарындагы тәңкәләр, чулпылары чылтыравы ишетелгән. Ә аларны кыска чәчкә тагып булмый...
Менә ничек фикер йөртә, рәхмәт яугыры, үсеп килүче кызларыбыз!
Кадерле дуслар!
Әгәр сез Алсуның безнең конкурста җиңүче булуын телисез икән, көн саен безнең сайтка керүегезне һәм әлеге материалны каравыгызны сорыйбыз. Шул рәвешле аларның җиңүгә өмете артачак.
Сез дә бу конкурста катнаша аласыз. Моның өчен озын чәчле гүзәл затның фотосын һәм әллә ни озын булмаган мәгълүматны 8-917- 472-58-54 санлы ватсапка җибәрергә кирәк.