Туймазы районы Серафимовка урта мәктәбенең 1нче сыйныфында укучы Азалия Ибраһимова үзен белгәннән бирле озын чәчле.
- Мин кыска чәчле булуны күз алдына да китерә алмыйм, - ди ул. - Минемчә, алай матур да түгел. Чәчләрне әнием белән бергә тәрбиялибез. Юып, киптереп, тарап үрер өчен кайчак берничә сәгать китә. Әмма нәтиҗәсе матур булгач, без бер дә авырсынмыйбыз.
Азалия китаплар укырга, биергә, сурәт төшерергә ярата. Аның дуслары күп. Эте белән дә дус ул. Гаиләдә - абыйсына яраткан сеңел, әти-әнисенең ярдәмчесе һәм горурлыгы.
Аның фотосурәтен безгә укытучысы Рәзифә Юллашева тәкъдим итте. Ул Азалиянең уңганлыгын, һәрнәрсәдә матурлыка, камиллеккә омтылуын мактап бетерә алмый.
Игътибар!
Әгәр сез Азалиянең әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, мәкаләне укып чыгыгыз. Кем күпме караулар җыя, шуңа сылтанып, без җиңүчене билгеләрбез. "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.