+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 апрель 2020, 13:39

Озын толым - барыр юлым

Бу сабыебыз чәч толымнарын гомер юлларына тиңли.

Бу сабыебыз чәч толымнарын гомер юлларына тиңли.


- Мин - Хөсәенова Сабина. Бүздәк районының Уран авылында туганмын. Бүген - Каран мәктәбенен 1нче сыйныф укучысы. Мине бик кызыксынучан кыз диләр, шуңа да әти-әнием 6 яшьтән мәктәпкә бирде. Күп белергә тырышам. Әмма гимнастикага зур игътибар бирәм, музыка, бию белән кызыксынам. Чәчләремне үстерәм, киләчәктә кайда булса да оештырылган озын чәчле сылукайлар конкурсында катнашырга телим. Унышлар теләгез миңа!


Кызлар колагына!


Чәчләр - кыз кешенең күрке. Ләкин аларны карап, кирәк булса, дәвалап торырга кирәк. Моның өчен сезгә берничә киңәш.


Бер өлеш бал, 4 өлеш төелгән суганны болгатып, юылган чәч төбенә ышкырга һәм башны йомшак сөлге белән урап, 40 минут тотарга. Чәч коры булса, бераз зәйтүн мае өстәргә мөмкин.
Мәтрүшкә, кычыткан, бака яфрагы, шалфей, ромашка үләннәрен тигез күләмдә алып, кушып болгатырга. 350 г кайнаган кайнар суга 1 аш кашыгы үлән җыелмасын салып, 1 сәгать төнәтергә. Суынганнан соң бераз җылытып, арыш икмәгенең чиреген шуңа салып, барлыкка килгән ботканы башка сылап, башта полиэтилен, аннан сөлге белән урап, 30-50 минут тотарга. Соңыннан җылымса су белән юып алырга.


Фото: гаилә архивыннан.



Читайте нас