“Мунча ярату безнең канда. Мәрхүм мишәр әбиемнәрдә гомер-гомергә "кара мунча" булган. Беләсезме нинди ул "кара мунча"?!
Кечкенә генә төндекле, морҗасыз мунча. Кара мунчаның һавасы әйбәт, коры, мондый мунчада ничә кеше юынса да, идәннәре гел коры кала, ул бик кайнар итеп ягыла. Сулыш алуга, утын төтене һәм кайнар пар сине шундук өтеп ала.
Ерак әби (мин аны шулай атап йөртә идем) мунчаның ишеген дә ачтырмый юына, сәгатьләр буе миллек белән чабына иде. "Катырак ышкы, җәлләмә", – дия иде ул аркасын юганда.
Өйгә чыгып, тоз кабып, кайнар чәй эчеп, хәл алганнан соң, "кая тагын барып, юынып кайтым әле, пары әрәм кала" дип, кабаттан мунчага китә иде.
Мин дә мунча яратам, 3-4 сәгать рәхәтләнеп утырам, берәү дә минем белән мунча керергә яратмый, чөнки, ерак әбием кебек, мин дә мунча ишеген ачтырмыйм һәм озак итеп аркамны юдырырга яратам.
P.S. Ә мунчадан кайтуга, тоз белән су кабу ул безнең гаилә традициясенә әйләнеп калды. Айдан да мунчадан чыгуга "тоз китерегез" дип кычкыра”, – дигән ул.