+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 апрель 2020, 07:11

Толымына зәңгәр гөлләр кунган

Озын толымлы кызлар эзләп юлга чыккан идек. Ярыйсы гына юл уздык та инде. БүгенТәтешлегә килеп җиттек.

Озын толымлы кызлар эзләп юлга чыккан идек. Ярыйсы гына юл уздык та инде. Бүген Тәтешлегә килеп җиттек.


Таныш булыйк - Рәхимова Азалия, Югары Тәтешле авылындагы 1нче урта мәктәпнең 1нче сыйныфында белем ала.


- Мин яхшы укырга тырышам, моннан тыш, төре түгәрәкләргә йөрергә яратам, - ди Азалия. - Бигрәк тә "Колокольчики" түгәрәген үз итәм. Монда без җырларга өйрәнәбез. Биредә алган осталыкны төрле концертларда күрсәтәбез.


Азалия бик тату күркәм гаиләдә дүрт баланың төпчеге булып үсә. Апалары һәм әнисе аңа чәчләрен тәрбияләргә ярдәм итә.


Кызлардан бер киңәш!


Чәчләр куе булып үссен өчен аны дәфнә яфрагыннан ясалган төнәтмә белән чайкагыз. Әлеге төнәтмә чәч тамырларындагы кан әйләнешен көчәйтә, шуның нәтиҗәсендә чәчләр тизрәк һәм куерак булып үсә. Төнәтмә ясау өчен бер литр суга бер уч дәфнә яфрагы салып, 20 минут дәвамында кайнатабыз. Юганнан соң, чәчне шуның белән чайкыйбыз.


Кадерле дуслар!
Сезнең якта да озын толымлы кызлар, ханым-туташлар бармы? Безгә хатлар языгыз!
Әгәр сез Азалиянең әлеге бәйгедә алга чыгуын телисез икән, көн саен сайтка кереп, мәкаләне укып чыгыгыз. Кем күпме караулар җыя, шуңа сылтанып, җиңүчене билгеләрбез. "ВКонтакте", "Одноклассники" сайтларында "Кызыл таң" төркеменә дә күз салыгыз, әлеге материалны үзегезнең сәхифәгә алып куегыз.
Бәйләнеш өчен ватсап: 8 917 472 58 54.


Фото: гаилә архивыннан.





Читайте нас