+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
15 Апреля 2020, 06:48

Якташыбыз Гөлнара Тимреҗанова сыер саварга керешкән

Татарстанның атказанган артисты туган ягында - Борай районында сөтчелек фермасында эш башлаган диләр. Дөресме?

Татарстанның атказанган артисты туган ягында - Борай районында сөтчелек фермасында эш башлаган диләр. Дөресме?


Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә ачыклык кертә.


«Ачтан үлеп булмый, иптәшләр, сөт, ипи, майдан аерылмыйк. Менә шушындый матур сыерлар янына Гөлнара Тимерҗанова нәрсә эшләргә килгән икән, дисәгез, мин монда эшкә урнашып йөрим. Йөрим генә түгел, унбиш көн сыер савам, Аллага шөкер! Концертларыбызны туктаттылар. Лаеш районындагы фермага сыер савучы булып урнаштым, Сания апаны лаеклы ялга җибәрдек.


Аллага шөкер, эшкә алдылар. Җәй көне дә артистлар килсеннәр, эшкә алабыз, диделәр.


Сыерлар күп сөт бирә. Моңарчы ун-унбиш литр бирсә, бүген егерме бишкә күтәрдек, чөнки җырлый-җырлый савабыз. Кесәдә акча, сәламәтлегебез булса, кешегә нәрсә кирәк инде? Татар хатын-кызы кайда да эшен таба», — дип сөйли видеода Гөлнара Тимерҗанова.


Борайда түгел икән... Әмма сәхнәне крестьян хезмәтенә алыштырырга теләүчелргә анда да эш бар! Иң күп җырчылар биргән Тәтешледә дә... Дуслар, ә сез кайсы җырчыны нинди хезмәттә күрәсез? Тәкъдимнәр көтәбез!



Фото: "Татар-информ"
Читайте нас