+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
20 апрель 2020, 12:45

Ә сез ирегездән ничек үч аласыз?

Хатын-кызның үҗәтлегенә хәйран калырлык...

Ир белән хатын талашмый тормый. Психологлар хәтта моны дөрес, дип тә исәпли, чөнки бу аларның бер-берсенә битараф булмавын күрсәтә, имеш. Тик мондый ыгы-зыгылар җинаять кылуга гына барып җитмәсен. Кытайда яшәүче хатын исә иреннән бик кызык итеп үч алган.
Ир белән хатын ни өчендер бик нык талашкан. Ыгы-зыгы ахырында гаилә башлыгы үз сүзен өскә куеп, алышта җиңгән юлбарыс сыман, йокларга яткан. Хатын-кыз алай тиз генә бирешәме соң?! Ире йоклап киткәч тә хатын аш-су бүлмәсеннән таба алып килеп, иренең аягына йозаклап салып куя. Моны ул ире тышка чыкмасын өчен эшли, ә үзе өйдән чыгып китә. Ир уянгач, аягыннан табаны салырга тырышып бик озак азаплана. Нәтиҗәдә, аңа коткаручыларны чакыртырга туры килгән.
Фото: 120.su
Читайте нас