Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова үзенең борчулары белән бүлеште.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова үзизоляция режимы турында фикерләре белән уртаклашты. Балалар омбудсмены карантинда 16 көн уздырган һәм тәҗрибәнең гади булмавын белдергән.
Башкортстанда яшәүчеләргә дә мәҗбүри рәвештә өйдә генә утыру авыр бирелүен, бу гаилә эчендә авыр сынауларга китерүен әйтә ул. Милана Скоробогатова ялгызы гына үзизоляциядә булды, ләкин андый мөмкинлек бик азларга гына "эләгә".
Бала хокуклары буенча вәкил сөйләгәнчә, элекке актив яшәү рәвешенең булмавы кешенең психологик халәтендә нык чагылыш таба. - Мин изоляциядә үзем генә идем. Һәм, мөгаен, нәкъ менә шул минем гаилә әгъзаларын - миннән, ә мине алардан саклагандыр.
Ләкин күпчелек кешеләр тәүлек буе үз фатирларында тулы гаиләләре белән булырга мәҗбүр.
Мин, һичшиксез, ышанам, безнең күп кенә гаиләләребез бер-берсе белән аралашу, ниһаять, үзләрен балаларына багышлау, бергәләп киләчәккә планнар кору өчен үзизоляция вакытын файдаланыр.
Әмма, кызганычка каршы, чынбарлыкта бу бик үк алай түел шул... - ди ул. Катлаулы вакытта үзеңнең рухи халәтеңне саклап калу, мәҗбүри чикләүләрне һәм вакытлы кыенлыкларны аңлап эш итү бик мөһим.
Милана Скоробогатова билгеләп үткәнчә, үз-үзеңне анализлау белән шөгыльләнергә һәм, әгәр дә өйдәге хәлләр контрольдән чыкса, ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Балалар омбудсмены мәҗбүри булган үзизоляцияне яхшыга үзгәрешләр өчен ресурс буларак кабул итәргә чакыра.