Үзизоляция чорында ирләргә аеруча авыр икән...
Ярославль шәһәрендә яшәүчеләр үз-үзен изоляцияләү режимының тәмамлануын түземсезлек белән көтә. Анда 30 апрельгә кадәр үз-үзен изоляцияләү режимы кертелде.
Шәһәр халкына карантин саклау көннән-көн катлаулана. Күп кенә кешеләр үзләренең якыннары белән ябык бинада яши, шуңа да һәркем эмоциональ йөкләнешкә түзә алмый.
"Хатыным акылдан язды, ахры. Авылга күченеп китәргә кирәк, ди. Интернетта әллә нәрсәләр карый, аннары төрле "догалар" укый. Интернетны сүндереп куеп та булмый, балалар дистанцион рәвештә укый бит. Арытаба болай яшәргә көчем җитми. Аерылышырга микән?.." - дип язган берәү.
Аның бу хатына җавап бирүчеләр дә табылган. Берәүләр ирнең хатыны башкаларга караганда акыллырак булуын әйтсә, икенчеләр илдә бүген һәр икенче ирнең шундый хәлдә яшәргә мәҗбүр булуын әйткән.