Махсус режим кертелгәч, гаилә башлыгыннан яклауны үтенеп гариза язган хатын-кызлар саны 2,5 тапкыр арткан.
Тоташ ил белән катлаулы чор кичерәбез. Бер яклап, вирус йоктыру куркынычы, эшсез калу ихтималы янаса, икенчедән, өйдә тору ялкытты халыкны. Чыннан да, иртән эшкә чыгып китеп, кич өйгә кайтудан да зуррак бәхетнең булмавын күпләр аңлый бүген. Ни өчен шулай соң? Юкса, тормыш иптәшләребез, балаларыбыз белән булган вакытны мөмкин кадәр файдалырак кулланып калу кирәк тә бит. Ә чынында исә, без бер-беребездән ялкып, арып беттек.
Күптән түгел Русиядә кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова өйләрендә төрле физик көч куллануга дучар ителүчеләргә өйдән пропусксыз чыгарга рөхсәт бирергә тәкъдим итте. Үзләренә карата физик көч кулланылучы хатын-кызлар үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә гариза бирү өчен тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итә алмый. Бу гүзәл затларга коткару үзәкләренә бару өчен өйдән чыгарга рөхсәт бирүгә җитди сәбәп булып тора. Үзизоляцияне бозу дип саналырга тиеш түгел ул, ди Татьяна Москалькова.
Үзизоляция режимы кертелгәч, төрлечә көч куллану корбаннырының мөрәҗәгатьләре 2,5 тапкыр арткан. Билгеле булуынча, гаджетлар һәрвакытта да куллануда уңайлы түгел, чөнки хатын-кыз, гадәттә, көч кулланучы ягыннан җавап реакциясе булачагын аңлап, шалтыратудан курка. Нәтиҗәдә, әлеге режим мондый хатын-кызлар өчен, чын мәгънәсендә, кыерсытылып, изелеп яшәү чорына әверелде.
Былтыр Русиядәге 735 мең кеше өйдә физик көч куллануны булдырмау турында закон кабул итүне сорап петициягә кул куйган иде. Бу җәһәттән белгечләр тагын да куркынычрак саннар китерде: ел саен Русиядә яшәүче 16 миллион хатын-кыз өйдә төрле физик көч куллануга дучар була. Психологлар нинди хатын-кызларның көчләүгә түзеп яши алуын һәм нинди ир-егетләрнең мондый юлга басуын да ачыклаган. Статистика буенча, дөньяда яшәүче һәр өченче хатын-кыз гомерендә бер тапкыр булса да физик яисә җенси көчләүгә дучар була. Гадәттә, моны аларның җенси партнеры башкара. Үтерелгән хатын-кызларның 38 проценты да якынлык кылган ир-егетләр кулыннан вафат була. Төрлечә көчләүгә дучар булган хатын-кызларның физик, психологик сәламәтлеге бик нык какшый, шулай ук аларның әни булу мөмкинлеге дә кими. Хатын-кызга карата көч кулланучы ир-атлар, гадәттә, тиешле белем алмаган, балачагында еш рәнҗетелгән, үз әнисен төрлечә кыерсытуларын күргән, алкогольле эчемлекләр белән мавыккан һәм үзләрен гүзәл затлардан өстен күрүчән була. Көчләүгә дучар ителүче хатын-кызларны да белгечләр шуңа якын итеп тасирлый. Алар да, гадәттә, тиешле белем алмаган, әниләренең кыерсытылуга түзеп яшәгәнен күргән, балачагында төрлечә кыерсытылган һәм үзләрен ир-аттан түбән итеп күзаллаган хатын-кызлар. Менә кайдан килә ул Русиядә һәр 40 минут саен (!) төрлечә көч куллану нәтиҗәсендә һәлак булган хатын-кызлар турындагы мәгълүмат!
Бездә андыйларга караш нинди?
Чыннан да, хатын-кызның гаиләдә җәберсетелүенә артык игътибар да итмибез шикелле без: “Җәберләгәч, ни өчен иреңнән китмисең?” – дибез, гадәттә, мондый хатын-кызларга. Билгеле, бу сорауга җавап та көтмибез. Ни өчен хатын-кызларны гаиләдә шулай рәнҗетәләр соң? Белгечләр билгеләвенчә, бу сорауга ир-атлар үзләре дә төгәл генә җавап бирә алмый. “Хатын-кыз булганы өчен, урынын белсенгә, әтием әнине шулай тота иде, шунлыктан безнең гаилә бар яклап та үрнәкле саналды”, — дигән җаваплар еш ишетелә.
Кызганычка каршы, мондый хатын-кызларны яклаучы ныклы хокукый база да юк. Хатынын кимсеткән ирләргә карата җинаять эше кузгатылса да, ул иректә калып, шул ук өендә арытаба да яшәргә мөмкин. Адвокатлар билгеләвенчә, кул күтәргән ирне төрмәгә утырту өчен хатын-кыз бик зур зыян күрергә тиеш. Ягъни, ул сине имгәтсә, үтерсә генә ниндидер сроклар турында сүз алып барырга мөмкин. Ә инде иренең тән күгәрмәсен өчен сөлгене чылатып кыйнавын, башка сугуын, кышларын салкында бастырып тотуын һәм башка шундый күренешләрне бездәге гүзәл затлар берничек тә исбат итә алмаячак. Инде бик тырышып мондый ирне төрмәгә утырткан хәлдә дә ул кайтачак... Анда инде бу хатын-кызларның арытабангы язмышын күз алдына китерү дә куркыныч. Баланың әтиле, җәмгыятьтә ир хатыны булуын өстен куеп өйрәнгән мөселман хатын-кызы. Һәм буыннан-буынга тапшырылып килгән бу гадәтне җую мөмкин дә түгел. “Әтисенә карап — улын, әнисенә карап кызын коч”, дигән әйтем монда аеруча урынлы. Ягъни улларыбыз хатыннарын, әтиләре кебек үк, кыерсытачак, ә кызларыбыз, моны гадәти күренешкә санап, түзүен дәвам итәчәк.
“Ичмасам, кул күтәрсә, нәрсә теләвен аңлар идем”
Еш булмаса да мондый сүзләрне, ишетергә туры килә. Юк, физик көч куллану турында сүз бармый. Гаиләдә психологик көчләү дә адым саен диярлек. Мондый ирләр хатынына кул күтәрми, куркытырга тырышып, өстәл сугып кычкырмый, хәтта авыр сүз дә әйтмәскә мөмкин, әмма үз-үзен тотышы, хатын-кызга булган мөнәсәбәте гаилә тормышын бик нык үзгәртә. Күп вакытта нәкъ шундый гаиләләрне идеаллаштырабыз да инде, янәсе, ире хатынына бер авыр сүз дә әйтми. Белгечләр ир-атларның хатынын рухи яктан сындыруның берничә алымын билгели.
Хатын-кыз ниндидер тәкъдимнән баш тартканга алар шунда ук аңа бар яклап та салкынлык күрсәтә. Бу салкынлык балаларга мөнәсәбәттә дә чагылырга мөмкин. Нәтиҗәдә, хатын-кыз барасы килмәгән җиргә дә ире артыннан китә.
Ул хатыны биргән сорауларның кайберсенә генә җавап бирә. Мәсәлән, кичке ашка нәрсә пешерим, дигән сорауга ул “аш” дип җавапларга мөмкин. Шунда ук үзенең телефоннан кем белән сөйләшүе турындагы сорауга берничек тә җавап бирми. Хәтта бу хезмәткәре белән гадәти аралашу булса да. Ягъни, хатынына борчылу өчен нигез тудыра.
“Кызганычка каршы, мин бүген синең белән дусларыңа бара алмыйм. Эшемне өйгә алып кайтырга туры килде”. Мондый сүзгә ул шундый караш белән җавап бирәчәк, сез хәтта бу сүз өчен үзегез үк гафу үтенергә мөмкинсез.
Тәүге вакытларда ир-атның барлык мәсьәләләрне дә үзе хәл итүе матур күренеш. Кайсы хатын-кызның иренә аркаланып яшисе килмәсен? Әмма берникадәр вакыттан башкаларның да сезнең бер проблеманы да хәл итә алмавыгызга ышанганын, ә аның сезгә үз фикерен генә тукуына гаҗәпләнмәгез. Ул сезне башкалар алдында — “җиңел акыллы”, ә үзегезгә аннан башка бернәсә дә эшли алмавыгызга инандырган, димәк.
Бала тәрбияләгәндә иң куркыныч адым — аның белән сөйләшмәү, ди психологлар. Чыннан да, ата-анасы баланың ниндидер кылыгы өчен аны тирги икән, бала кайда ялгышканын аңлый һәм тынычлангач, үзенең янә кадерле икәнлеген аңлый. Бу алым өлкәннәр дөньясында да кулланыла. Нәрсәдә гаепле булуыгызны да аңламый, атналар буе үз-үзегездә казынып, үзегездән гаеп эзлисез икән, димәк, сез психологик вампир белән яшисез.
Гадәттә, мондый ирләр кеше белән аралашканда бик сөйкемле була, шунлыктан аларга ниндидер гаеп тагу да мөмкин түгел. Әмма мондый кеше белән яшәгән хатын-кызлар уенчык ролендә. Алар беркайчан да үзләре теләгәнчә нәрсәдер эшли алмый, аларның аңы белән ирләре төрлечә идарә итә.
Әйе, хатын-кызларның хокуклары бүген элеккедән күбрәк. Шулай булса да, хатын-кызга мөнәсәбәт элеккедән бик нык үзгәрмәде. Хатын-кызларны яклау хокукый база белән ныгытылганда гына ниндидер үзгәрешләргә юл ачылачак. Тик менә һәрвакыт гаиләне саклап калуны пропагандалаган чорда моны ничек итеп тормышка ашырырга? Үзизоляция чорында ире тарафыннанн кыерсытылган хатын-кызларның күплеген исәпкә алып, бәлки, нәтиҗәлерәк законнар кабул ителер?..
Гөлия Гәрәева.