Лилия Сәлахетдинова, дусларын Ураза гаете белән котлап, мөһим яңалыгы белән уртаклашты.
"Улыбыз бу матур дөньяга әтисенең туган көненә килергә ашыкты һәм аны сөендерде, ул - бик зур бүләк. Без сине бик көттек, син - безнең могҗиза. Күп кенә исемнәр тәкъдим итсәләр дә, без әтиең белән сине уебызда күптән "Салават" дип атадык! Син - салават күперенең бөтен төсләрен бирә алучы сөенече!
Бүгенге көнгә безнең хәлләр канәгатьләнерлек. Сәламәтлеге ныгый бара. Салават үзенең исемендә нәкъ җиде хәреф булуын белде һәм җиденче айда туды. @centrkulakovaда җитлекми туган балалар өчен бөтен шартлар да бар. Без барысы да яхшы буласына ышанабыз, иншаАлла! Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!" дип язган ул.