Гаиләдә туган баланы аерылышкач бүлеп буламы?
Уфада яшәүче 11 яшьлек Саша К. Киров районы опека органнары адресына тәнкыйть белән петиция астында имзалар җыя. Эш шунда: Саша кем белән яшәячәген үзе сайларга тели.
Сашаның әти-әнисе биш ел элек аерылышкан, ә никахта алар 8 һәм 11 яшьлек ике малай тудырырга өлгергән. Русиянең Гаилә кодексы балага 10 яшьтән мөстәкыйль рәвештә кем белән яшәргә икәнен сайларга мөмкинлек бирә. Саша әтисе белән яшәргә тели, тик опека органнары баланы, ике ата-анада яшәү шартларын тикшергәннән соң, әнисеннән күчерергә мөмкинлек бирми. Суд, шулай ук, опека органнары карарына шикаять белдерү үтенечен канәгатьләндермәгән.
Ул вакытта әти һәм улы балалар омбудсмены Милана Скоробогатовага мөрәҗәгать иткән, ул гаиләнең барлык дәлилләре белән килешкән һәм проблеманы хәл итү планын тәкъдим иткән.
Сашаның әнисе хәл белән килешергә теләми. Хатын әтисенең улын кире кайтарырга карар кылуы милек бүлешүгә бәйле, дип раслый.