+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 июнь 2020, 08:15

Аларның да яшәргә хокукы бар иде...

Республикада яшәүче хатын-кызлар ни өчен йөклелекне өзә?

Республикада яшәүче хатын-кызлар ни өчен йөклелекне өзә?
Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар сирәгрәк аборт ясый башлаган. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, соңгы өч елда йөклелекне өзү очраклары 36 процентка диярлек кимеде.
Әгәр 2016 елда йөклелекне 17 060 хатын-кыз өзгән булса, 2019 елда алар нибары 10 891 булган. Өстәвенә, абортларның сәбәпләре дә үзгәрде. Узган ел үз теләге белән баладан 4 622 хатын-кыз (42,4%) котылган. Исегезгә төшерәбез, моны йөклелекнең 12 атнасына кадәр генә эшләп була.
Очракларның 4,1 прцентында табибларга медицина күрсәткечләре буенча аборт ясарга туры килде, мондый хатын-кызлар - 450. Йөклелекне өзүнең башка очраклары да бар. Моңа үз теләге белән абортлар һәм дәваханәдән тыш абортлар керә.
2020 елның беренче кварталында 2 689 аборт ясалган. 91 хатын-кыз медицина күрсәткечләре буенча аборт кичергән, 1 033е аны үз теләге белән ясаган.
Фото:dw.com
Читайте нас