Коронавирус ир белән хатын арасындагы иң ихлас хисләрне һәм үзара мөнәсәбәтләрнең ныклыгын да сыный.
Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда кешеләр тормышына үзгәреш кертте коронавирус инфекциясе. Кайсы гына телеканалны ачсаң да өйдә утырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Чыннан да, вирусологлар һәм табиблар, вирус таралуны тоткарлауның иң нәтиҗәле ысулы буларак, кешеләр белән бәйләнешкә кермәүне атый. Шуны да әйтергә кирәк: бу вакытта азык-төлеккә яисә башка көнкүреш товарларына кытлык кичерү булмады. Күпләргә, эшкә чыкмасалар да, айлык хезмәт хакы түләнде. Алай гына да түгел, Хөкүмәт авыр хәлдә калучыларга, өлкәннәргә ярдәм күрсәтүне оештырды. Бер уйласаң, тынычлыкта, гаиләң белән, тормышның ямен тоеп яшәргә дә бит...
Начар энергиядән котылыгыз!
Вирустан иң беренче зыян күргән ил — Кытай, авыру чигенә башлагач та илдә гаиләләрнең күпләп таркалуы турында чаң сукты. Чыннан да, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын ачыклау өчен дүрт стенага бикләнеп яшәп карау да җитте. Ә Русиядә хәлләр ничек соң? Кызганычка каршы, белгечләр безнең илдә дә гаиләләрнең күпләп таркала башларга мөмкинлеген фаразлый.
Күптән түгел белгечләр үзизоляция режимы гаилә тормышына тәэсир иткәнме, әллә юкмы икәнлеген ачыклау нияте белән гаиләләрдә сораштыру үткәргән. Һәр унынчы гаилә аларның тормышы начарлануын белдергән. Шул ук вакытта, әлеге сорауга күбрәк ир-егетләр уңай җавап биргән.
Шуны да әйтергә кирәк: гаиләгә психологик ярдәм күрсәтү оешмалары гүзәл затларның ирләренең кул күтәрүе белән ешрак очраша башлавы турында белдерә. Психолог Анетта Орлова билгеләвенчә, негатив хисләр кешенең аз хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.
— Аз хәрәкәт иткәнлектән организмда негатив энергия туплана. Кеше хәрәкәт иткәндә үзендәге начар хисләрнең 70 процентына кадәреннән арына. Ә өйдә бикләнгәч, кеше бу тойгыларны “йөгәнли алмый”, — ди ул.
Шуны да ассызыкларга кирәк: өйдәге тавыш-гауганың сәбәбе ниндидер мөһим проблема түгел, гадәттә, гади генә конфликт та зур бәлагә әверелергә мөмкин.
Республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче берничә гаилә белән бу җәһәттән аралашырга туры килде. Гаилә тормышына коронавирус нинди йогынты ясаган соң?
“Ичмасам, сине күрми торыр идем!”
Балтач районында Рәзилә белән Алмаз Заһитовлар 22 ел бергә яши.
“Ирем белән икебез дә үзизоляциядә булдык. Шул ук вакытта, укучы балаларыбыз да дистанцион укуга күчте.
Өйдә торуның беренче атнасында барысы да яхшы иде. Йокы туя, күптән әзерләргә җыенган ризыкларны пешереп, өйдәгеләрнең күңелен күрәм. Ирем дә өйдәге кул җитмәгән вак-төяк эшләрне башкара, буш вакытта телевизор карыйбыз. Әмма 4-5 көн үтүгә бу күренеш җиләтә башлады. Мин аш-су бүлмәсендә бөтерелүемнән арыдым, ирем энергеясен кая куярга белми, ахры... Безнең якларда бакча эшләренә дә иртә төшеп булмый, көннәр салкын. Ирем дә еш кына: “Ичмасам, бакча казырга вакыт җитсә, сине күрми торыр идем”, — дип әйтә башлады. Болай да һәркайсыбызның вирус эләктерүеннән куркып яшәгән күңелгә бу сүзләрне кабул итү ничек авыр булуын аңлыйсыздыр. “Көне буе ашарга әзерлим, юам-җыям, ә син һаман риза түгел!” — дип, мин дә кызып киттем. Әлеге диалогның ничек тәмамлануын күзаллау авыр түгел. Шунысы кыен: бу конфликт зурайганнан-зурайды. Ягъни талашу өчен сәбәп табылып кына торды.
Мондый “форматта” аралашу гадәткә керде бугай инде. Бер-беребезгә юл куймавыбыз нәрсәгә китереп җиткерер? Балалар да тавыш-гаугадан арыды. Ярый бакча эшләренә тотындык. Шул рәвешле талашудан арынып торабыз”, — ди Рәзилә.
Дүртөйле районында Ләйсән һәм Азат Җиһаншиннар 30 ел бергә яши.
“Эчкән ир белән яшәүнең болай да җиңел түгеллеген һәркем аңлыйдыр. Ирем 20 елга якын эчте. Әмма ул өйдә гауга чыгара торган кеше түгел. Иртән эшкә китә дә, кичтән кайткач, бер яртыны “кочаклап” йоклап китә. Икенче көнне тагын эшкә китә иде. Балалар үскән саен аларга ярдәм дә күбрәк кирәк. Аллаһка шөкер, ирем моны аңлады шикелле һәм үз теләге белән дәваланырга булды.
Эчүен ташлагач, без бөтенләй башка төрле яши башладык. Йорт-кураны тәртипкә китердек, өйгә җиһазлар алдык. Балаларга да еш ярдәм итә идек. Тик коронавирус тарала башлагач, аларны да үзизоляциягә җибәрделәр, ә мин эшләвемне дәвам иттем. Берничә атна тирәсе әйбәт кенә яшәдек. Мин кайтуга ашарга әзерләп куя, кайбер чакта эштән дә барып ала иде. Әмма беркөн эштән кайтсам, бу исереп йоклап ята. Өстемә кайнар су койгандай булды. Икенче көнне дә мине өйдә шундый “бүләк” көтә иде. Өченче атна инде шул хәл кабатлана. Айный алмаганлыгын яхшы беләм. “Дәваланырга бар” диюемә дә каршы килә ул. “Миңа өйдә “скучно”, ди. Янә элекке тормышка әйләнеп кайтырбыз микән, дип куркам”, – ди хатын.
Мондый хәлләр турында бик күп язарга була. Чыннан да, үзизоляция режимы һәр гаиләгә үзгәрешләр кертте. Шуңа да белгечләр пандемия чоры тәмамлануга аерылышучылар саны артачагын фаразлый. Әйе, коронавирус һәр гаиләгә сынау китерде. Әмма бу күренеш озакламый югалыр, тиздән гадәти тормышка кайтачагыбызны белгечләр дә билгели. Гаиләләр бу хәлнең вакытлыча гына булуын онытмасын иде. Ничек кенә булмасын, Ходай һәм закон алдында “авырлыкларны бергә җиңәчәкбез” дигән антыбызга тугры калырга тиешбез.
(Исемнәр үзгәртеп алынды).
Психолог Анетта Орлова билгеләвенчә, негатив хисләр кешенең аз хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.
— Аз хәрәкәт иткәнлектән организмда негатив хисләр туплана. Кеше хәрәкәт иткәндә үзендәге начар хисләрнең 70 процентына кадәреннән арына. Ә өйдә бикләнгәч, кеше бу тойгыларны “йөгәнли алмый”, — ди ул.