+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 июнь 2020, 06:29

Үги әтисе көчләгәнме, әллә?..

Уфада яшәүче зур гаилә башлыгы, төрек милләтеннән булган Хашим инде ике ай рәшәткә артында. Әмма аның гаепле булу-булмавы тирәсендә сораулар күп әле.

Уфада яшәүче зур гаилә башлыгы, төрек милләтеннән булган Хашим инде ике ай рәшәткә артында. Әмма аның гаепле булу-булмавы тирәсендә сораулар күп әле.

Хашим Кайнак 2012 елда Вероника Гомәрова белән яши башлый. Бу вакытта хатын өч кыз тәрбияли. Беренче елларда барысы да искиткеч яхшы була, хатын сөеклесенә тагын ике бала таба. Төркиядән килгән яңа әти кызларны ярата, бүләкләргә күмә.

Тик аларның өлкәне, унбер яшьлек Алинәгә, сеңелләреннән аермалы буларак, үги әти игътибар бирмәгән кебек тоела, шуңа күрә кыз атасыннан арынуның нәтиҗәле ысулын тапкан. Ул аны көчләүдә гаепләгән.

Моны ишетү белән Вероника полициягә мөрәҗәгать иткән. Хашимны кулга алганнар. Бу хәлләрне ир бик авыр кичергән - эпилепсиядән комага киткән һәм бер тәүлектән соң гына һушына килгән.

- Мин Интернетта шундый ук тарихка юлыктым һәм аннан файдаланырга булдым. Мин болай ук булыр дип уйламадым, - ди бүген Алинә.

Әмма хокук саклаучылар Хашимны азат итәргә ашыкмый. Тикшерү комитеты әлегә хәлгә карата фикерен белдерми. Шул ук вакытта үткәрелгән суд-медицина экспертизасы балага карата нинди дә булса көчләү гамәлләре кылынуын күрсәтмәгән. Күрәсең, бу тарихтагы соңгы сүзне Фемида әйтер.

Ә кызлар үстерүче әниләргә яңа гаилә корганда җиде түгел, мең кабат үлчәргә кирәктер.

Фото: https://bash.news/


Читайте нас