Бу хакта алар федераль каналдагы ток-шоуда сөйләгән.
Татарстанда яшәүче апалы-сеңелле ике туган федераль каналда чыга торган тамашага барып, үзләренең язмышы турында сөйләгән. Алар үги аталарының үзләрен көчләп яшәвен әйткән. Шуннан соң җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйткән.
Яшел Үзән районында яшәүче ир берничә ел дәвамында үзенең үги кызларын көчли һәм азындыра дигән хәбәр матбугат чараларында тарала. Тикшерүчеләр матбугат чараларына мониторинг ясаган вакытта бу хәбәрне күреп ала.
Тикшерү версиясе буенча, 2012-20 елларда, ягъни сигез ел дәвамында 42 яшьлек ир-ат системалы рәвештә үги кызларын көчли, аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла. Җинаять кылган вакытта кече кызга - 12 яшь, олырагына 14 яшь була.
Ир-атка карата «көчләү», «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.
Татарстан кызларының телеэфирдагы чыгышыннан соң, Татарстан прокуратурасы да тикшерү башлаган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Тулырак:
https://intertat.tatar/news/incident