Җиде яшьлек малайның әтисе дәваханәдә.
Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә җиде яшьлек малай әтисенә пычак белән һөҗүм иткән.
Билгеле булуынча, 39 яшьлек ир эчкән булган һәм 37 яшьлек хатынын кыйный һәм буа башлаган. Әнисенең кычкыруына улы йөгереп килгән. Малай, әтисенең әнисен үтерүеннән куркып, аның аркасына пычак белән чәнчә.
Әлеге вакытта ир дәваханәдә. Аның нинди хәлдә булуы билгеле түгел. Хатын тикшерүчеләргә 10 ел дәвамында иренең эчеп, өйдә тавыш чыгаруы турында сөйләгән. Шуңа бәйле рәвештә, профилактик чаралар белән шөгыльләнүче органнарның эшен дә тикшерәчәкләр.