+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
17 июнь 2020, 12:20

"Уңыш" тагын да үсешәчәк әле!

Әлеге корылма 14 эш урыны булдыруга да булышлык итәчәк.

Әлеге корылма 14 эш урыны булдыруга да булышлык итәчәк.

Сөт һәм ит терлекчелегендә үзенең җитди проектлары белән танылган Авыргазы районының «Уңыш» авыл хуҗалыгы предприятиесендә тагын бер әһәмиятле вакыйга булды. Сәгатенә 60 кубометр эремә-бетон җитештерүгә сәләтле корылма проектланган һәм файдалануга тапшырылган.
Ул 6530 башка исәпләнгән сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплексын һәм 2980 баш малга исәпләнгән симертү мәйданчыгын төзү белән бергә, «Уңыш» хуҗалыгы бүлекчәләрендә төзелә торган башка объектларны да үзенең сыйфатлы бетоны белән тулысынча тәэмин итәчәк.
Авыргазы районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Сафин билгеләвенчә, автоматлаштырылган технологик процесс җитештерү параметрларын җайга салырга һәм бирелгән рецептурага максималь туры килә торган сыйфатлы продукция чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, корылманы эшләтеп җибәрү бетон бәясен 20 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге башлангыч белән 14 яңа эш урыны да булдырылачак.
Читайте нас