Бу гаиләдәге барлык бәхетсезлекләр “Ледниковый период” проектыннан башлана.
Фигуристлар гаиләсендә проблемалар Илья Авербух “Ледниковый период” проектында катнаша башлагач та башлана. Анда, имеш-мимешләр буенча, спортчы Алиса Гребенщиковага гашыйк була, хәтта аны фигуристка ул тапкан дип тә сөйлиләр.
Авербухның хатыны Ирина иренең хыянәтен авыр кичерә һәм аерылышырга була. Уллары Мартин башта әнисе белән кала. Тик хатынны тормышында уңышсызлыклар көтә. Ул актер Дмитрий Марьянов, аннары тагын ике кеше белән яшәп карый, тик барысы да фаҗигале тәмамлана, ирләр төрле сәбәпләр белән үлә. Нәкъ менә шәхси фаҗига Иринаны баласын әтисенә тәрбиягә бирергә мәҗбүр иткән, диләр.
“Бу безнең уртак карарыбыз, — ди Авербух. — Өч елга якын Мартин минем белән яши. Без аның формалашу чорын икәүләп узабыз. Мин моны күрсәтергә тырышмыйм, тышлыкларда фотога төшмим, нинди дә булса батырлык дип күз алдына да китерә алмыйм. Без бары бергә. Ул әнисе белән дә аралаша".