+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 июнь 2020, 09:35

“Алардан үрнәк алабыз, аларга йөз тотабыз!”

Республика иҗтимагый палатасының мәртәбәле бүләге белән хөрмәтләнгән Әюповларның уллары шулай ди.

Республика иҗтимагый палатасының мәртәбәле бүләге белән хөрмәтләнгән Әюповларның уллары шулай ди.
Аталы бала – аркалы бала, дигән халык. Чынлап та, төпле әти тәрбиясе – бәясез. Кызганычка каршы, бүген барлык балаларга да эләкми ул. Матур тәрбия алган әтиләре булган гаиләләр – соклангыч. Башкортстанда мондый әтиләрнең казанышларын бәяләү максатында Республика Иҗтимагый палатасы тарафыннан “Әти батырлыгы” иҗтимагый бүләге булдырылды. Күптән түгел Чишмә районында без шундый бүләккә ия булган матур гаилә белән танышып кайттык.
Илүзә һәм Ринат Әюповлар өч ир балага гомер бүләк итеп, матур тормыш корып, Чишмә районының Кара Якуп авылында гомер кичерә. Хуҗаларның уңганлыгы капканы ачып кергәч тә күренеп тора, бар җирдә — төзеклек, тәртип, чисталык. Ихатада биш мотоцикл күреп, гаҗәпләнәбез. “Малайларга ремонтларга китергәннәр!” — дип елмая хуҗалар. Әйе, бу өйдә үскән егетләрнең кулыннан килмәгән эше юк. Менә ул, әти тәрбиясе!
Сүзне үрнәкле әтинең тормыш сәхифәләрен барлаудан башлыйбыз. Гаилә башлыгы Ринат — үзе дә шушы авыл егете. Күпбалалы гаиләдә үскән малай мәктәптән соң водитель булырга укып чыга, армиядә хезмәт итеп кайта һәм туган авылындагы колхозда механизатор булып хезмәт юлын башлый. Беркөнне аңа авылларына БДПУ тәмамлап, юллама буенча килгән яшь укытучы кызны туган авылына – Түбән Хәҗәткә илтеп куярга туры килә. Мә­хәббәт очкыны шунда кабына да инде. Бераз дуслашып йөргәннән соң, яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләп, мәктәп биргән ике гаиләлек йортның бер ягында тормыш башлый. Хәзер инде ул өйне танырлык түгел! Янкормалар төзеп, барлык уңайлыкларны булдырган тырыш гаилә.
Колхоз таралгач, Ринат Вил улы Уфаның нефть идарәсендә бораулаучы булып эшли. Аннары Уфада конвой хезмәтендә эшли, 2008 елдан шул ук структурада Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә. 2012 елдан пенсиядә. Лаеклы хезмәте өчен Мактау билгеләре белән бүләкләнгән.
Бүген Әюповлар гаиләсе башлыгы Уфадагы “Киа” автосалонында эшли. Өйдә дә эш күп, билгеле. Мал тоталар, бакча карыйлар, трактор сатып алып, “кызу чор”ны да файдалы үткәрәләр.
Өлкән уллары Альберт — Уфа дәүләт нефть-техник университетында, уртанчылары Альмир аграр университетта белем ала. Эшләп, читтән торып белем ала тырыш егетләр. Төпчек малай Алмаз быел 7нче сыйныфны тәмамлаган. Әйткәнемчә, егетләрнең кулыннан килмәгән эше юк. Өйләренә үз куллары белән матур-матур җиһаз­лар да ясап куйганнар. Техника эшен яхшы беләләр, әтиләре ир-егетләр бе-лә торган барлык осталыкка өйрәткән. Һәркайсы 13 яшеннән үк оста итеп машина йөртә белә! Өйдә кыз бала булмагач, әниләренә дә барлык эштә ярдәмләшәләр, бер эштән дә куркып тормыйлар. Өстәвенә, спорт, музыка белән дә шөгыльләнәләр. Альберт укыганда хорга йөрсә, Альмир белән Алмаз курайда оста уйный, Алмаз бию сер­ләрен дә белә, бокста да уңышларга ирешкән.
— Әти-әни — безгә үрнәк. Шундый матур гаиләбез булуы зур бәхет, — ди Альберт.
Быел Ринат Әюповка авыл хакимияте “Әти батырлыгы” бүләгенә конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, Ринат белән Илүзә уңышка артык ышанмыйча гына документлар тутырып җибәрә. Ринатның исемен җиңүчеләр исемлегендә күргәч, шатлыкларының чиге булмый.
— Безнең кебек гади кешеләрнең дә бәйгеләрдә җиңә алуына ышандык, башкаларны да катнашырга чакырабыз. Бик шатбыз, рәхмәтлебез, — ди Әюпов­лар.
Әлбәттә, һәр бөек ир артында бөек хатын тора, дигәнне онытмаска кирәк. 28 ел математика укытучысы булып эшләүче сабыр, тыйнак, уңган Илүзә Марс кызының тормыш иптәшенең “Әти батырлыгы” медаленә лаек булуында өлеше зур. Илүзә белән Ринат бер-берсенә терәк тә, таяныч та. Лаеклы балалар тәрбияләүче үрнәкле гаиләгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Ләйсән Якупова.
Чишмә районы.
Фото: Динар Кәлимуллин
Читайте нас