+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
3 июль 2020, 11:35

“Котлыйбыз, сез тиздән әни булачаксыз!”

Гүзәл затка иң татлы бу сүзләрне ишеткәч тә югалып калмас өчен нәрсәләрне белү зарур?

Гүзәл затка иң татлы бу сүзләрне ишеткәч тә югалып калмас өчен нәрсәләрне белү зарур?

Яңа туган сабый исе хатын-кызга гына шулай татлымы икән ул? Кемдер, оҗмах чәчәкләре исе, ди аны. Ирләрнең, аның тәмен белгән хәлдә дә, бала исеннән башлары әйләнмидер. Ә яшь әниләр, балалары үсә төшкәч, бу тәмле исне янә эзли башлый. Шулай итеп, йөрәк янына янә бер кош оялый һәм тугыз айдан инде оҗмах чәчәк­ләре исеннән янә башлар әйләнә. Әмма гаи-ләгә бала кайту беренче балага ничек тәэ­сир итә? Аны моңа ничек әзерләргә? Гому­мән, гаилә ишәйгән хәлдә нинди мәсьәләләр килеп туа? Безнең халыкта бала тәрбия­ләү, аңа исем кушуның нинди кануннары бар? Әйдәгез, бу хакта табиблар, галимнәр һәм психологлардан сорыйк.

Тигез яратыгыз!

Сәламәт хатын-кыз үз гомерендә 9га кадәр бала таба ала, ди табиблар. Аларның арасы 4 яшькә кадәр булса яхшы. Балага ике яшь тулгач, янә авырга калу турында уйларга ярый. Шул очракта хатын-кызның организмы яшәрә, яңара икән. Моңа ярты ел кала булачак әни, шулай ук әти дә, спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга тиеш.
Өйгә сабый кайтачагы турында өлкән бала алдан белеп, моңа әзер­ләнсә яхшы. Яңа туган сабыйга урын әзерләү, бәлки, булачак абый-апаны бүлмәсеннән күчерү алдан ук хәстәрлә­нергә тиеш. Әгәр сез аны балалар бакчасына бирәсез икән, бәби кайтканчы ул аңа йөреп өйрәнгән булсын. Бала үзе өчен килеп туган мәшәкать­ләрне сеңлесе яки энесе пәйда булу белән бәйләмәсен.
Тугыз ай буена йөрәк янында йөрткән баланы кулга алгач, аннан бер минутка да аерыласы килми, шулай да өлкән бала игътибарсыз калмасын — кечесе йоклаган арада аның белән китап укырга, башка берәр уртак шөгыльгә вакыт табыгыз. Әлбәттә, ул беразга гына булса да дәү әни, олы апа карамагына күчеп торырга да мөмкин. Бу очракта аралар ераклаша, шуңа да әни кеше өлкән баласына үзенең яратуын ешрак белдереп торырга тиеш. Моның өчен галимнәр раслаган биш мәхәббәт теле бар:
— баланы назлау, тәмле сүзләр белән иркәләү;
— бала белән олыларча аралашу, һәрнәрсәгә аның фикерен белү;
— бергәләп уеннар уйнау, китаплар уку;
— балага ярдәм күрсәтү;
— бүләк алып сөендерү.
Бала белән аңлашу өчен шушы биш телнең берсе дә җитә. Үз бала­гызның нинди “телдә” ешрак аралашканын күзәтеп, шул телдә аңа якынлашып була.
Әмма, ничек кенә тырышма, барыбер ике бала арасында көнләшү хисе кабынмыйча булмый. Шул вакытта өлкәненә үзенең инде зур үскәнлеге турында ешрак сөйләргә, кечесенең гел генә аның ярдәменә мохтаҗлыгын белгертергә кирәк. Олысы тупаслык күрсәтә икән, аның игътибарын башкага юнәлтү, ачулы халәтеннән арындыру хәстәрен күрү зарур.
Балагыздан бер көн эчендә үрнәк апа яки абый ясарга тырышмагыз. Әле кичә генә үзе дә бәләкәч булып исәпләнгән бала кинәт кенә абый-апа була алмый. Аны ешрак кочакларга, иркәләргә, кече туганына яхшы мөга­мәләсен күреп, вакытында мактап торырга кирәк.
Бәләкәчкә карап, кайвакыт өлкәне-нең дә нәни балага әвереләсе килә, ул да үзен шешәдән ашатуларын, имез­лек каптыруларын, юрганга төреп куюларын сорый. Теләгенә каршы килмәгез. Бу озакка бармый, бик тиз туячак ул.
Балагызга аның ниләр кичерүен аңлавыгызны әйтегез: “Энеңә гел игътибар күрсәтү сиңа бик авырдыр инде”, — диегез. Бала үзен аңлауларын тойса, элеккечә ярсып, үзенә игътибар таләп итүдән туктар.
Балаларны үзара чагыштырмагыз. “Синең чәчләрең шундый иде, ә кечкенәнеке мондыйрак” дигән сүзне ул үзен тәнкыйтьләү дип кабул итәргә мөмкин. Бу картәти-нәнәйләргә дә кагыла. Аларның яңа туган баланың кемгә охшаганын артык тәфсилләп тикшерүе дә әти-әни колагына барып җитмәсә яхшы.
Бәләкәчкә алып килгән бүләкләрне олысына да ачып карарга рөхсәт итегез.
Балаларның үзара көнләшүенә каршы иң яхшы чара – ата-ана мәхәббәте. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта, ә алар — унау. Балаларны тигез яратырга тырышыгыз.

Руль исеме кушмагыз!

Кайбер әниләр “Баласын тапкач, исемен генә табармын”, дип уйлый һәм балага исем бирүгә җиңел карый. Әтиләр исә күбрәк малайлар исеме табуны гына үз өстенә ала. “Улыма Руль дип куштым әле, — ди икән бер шофер. — Бала гына бит әле ул, нәрсә аңлый?!”

“Исемең матур, кемнәр куйган?

Сине күреп кем туйган?!” — дип җырлаганмы әле бабайлар...

Фән бу җәһәттән нәрсә ди?

Шушы көннәрдә әни булырга әзерләнгән танышым да улына әлләни озак баш ватмыйча гына, дәү әтисенең исемен кушарга җые­на. Начар да түгел кебек. Әмма нәрсәдер шомландыра. Галимнәр фикеренчә, татар теле исемнәргә иң бай телләр исәбендә — бездә хатын-кыз һәм ир-атларның 25 меңнән артык исеме бар. Шуңа да “сан саныч”, “пал палыч”лар кебек кабатланулар юк. Ә дәү әти исеме сирәк булса да бирелә әле. Дөресме бу? Сорауга танылган галим Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА җавап бирә:
— Безнең татар милләтендә элек-электән бер нәселдә бер үк исемне кушу очраклары сирәк күзәтелә. Алар булмаган диярлек. Бу чын татар гадәте түгел. Урыслардан килеп кергәндер дип тә әйтеп булмый. Бәлки ул ниндидер модага иярүдер. Исем кешенең характерына тәэсир итә дигән төшенчә бар. Әмма без аны фәнни планда әйтмибез. Ул бераз гына фәлсәфи, модалы юнәлешкә кереп китеп бара. Бер үк исемне кабатлау кешенең язмышын кабатлау кебек килеп чыга. Исемдә билгеле бер дәрәҗәдә язмыш кабатлана, диләр. Ләкин ул психологиядә булса да, фәнни яктан исбатланган әйбер түгел. Фәнни яктан караганда, татар халкының исем системасы — ул ачык система. Татар халкы һәрвакыт яңалыкка омтылган. Бездә исем сайлау, исем уйлап табу традициясе бар. Революциядән соң чәчәк аткан күренеш ул. Балаларыбызның исеме оригиналь булсын дип, үзебез исемнәр уйлап табабыз. Шуңа күрә ата-баба исемен оныкка кушу булмаган дип әйтә алабыз, чөнки аңа җирлек булмаган. Беренчедән, ул дини яктан тыелган итеп карала. Бу теләсә кайсы халыкта да шулай. Миңа калса, бер үк исемне кушу кирәк тә түгел.
Менә мин фәнни эшемне язганда архивларда гына казынмадым, кеше­ләрдән дә социологик сораштырулар оештырдым. Һәм шунда шактый очраклар күзгә ташланды. Әти-әнисе үзләренчә, үзенчәлекле исем кушмакчы, әмма мулла каршы килә. Бу очракта ата-ана үз фикереннән ваз кичеп, традицион исемгә кайткан очракларны күзәттем. Бик сирәк кенә паспорт белән мулла кушкан исемдә аерма очрый. Бу позицияне — дөрес-ме-юкмы — мин хуплыйм. Балага без ниндидер экзотик исемнәр табып, үзебезнең традициядән качарга тиеш түгелбез. Нәселебез, нигезебез, тарихыбыз шул исемнәрдә чагыла. Җиде буынга кадәр нәселеңне бел дигән та­ләп бар. Ул бит бабаларыңның исемнәрен дә бел дигән сүз. Чөнки синең кендек җебең шуңа бәйләнгән. Шунлыктан, ниндидер экзотикага омтылу, европалашырга тырышу — ул баланы ата-баба тамырыннан аерырга омтылу. Бу ярамый, чөнки бабаларыбыз аны электән әйткән: җиде буын бабаңның исемен белергә кирәк. Архивларда казынып, ХХ гасыр исем-нәр системасын өйрәнеп чыктым. Менә шунда Трактор, Комбайн исем­нәре кушканбыз икән, бу бит татар­ның фаҗигасе!
Бүген мондый фаҗигаләрдән саклану бары тик үзебездән тора. Бала багуга физик яктан гына түгел, рухи халәтебезне дә әзерләнеп тотынсак иде, гүзәл затлар!
Читайте нас