6 июльдән 12 июльгә кадәр Башкортстанда Гаилә атнасы узачак.
Тематик атна Русиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган. Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы чаралар планын тәкъдим итә.
6 июльдә Гаилә атнасына стартны республика халкы яратып өлгергән "Гаиләнең игелеклелек бумерангы" акциясе бирәчәк. Акция бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган, шулай ук 1-4 яшькә кадәр балалары булган, күпбалалы гаиләләргә кирәкле әйберләр җыячак һәм таратачак. Товарлар республиканың «Гаилә» үзәкләрендә җыела.
7 июльдә тематик атнаны Файдалы киңәшләр марафоны дәвам итәчәк. 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр 8800-347-5000 телефоны буенча Уфаның махсус чакырылган психологлары балаларны тәрбияләү, балалар-ата-аналар һәм гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
8 июльдәге республика акциясе гаилә бюджеты файдасына булачак. Ул #семьяэтовыгодно дип атала. Акция Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырыла. Акциядә республиканың 37 муниципалитетыннан 260 сәүдә вәкиле һәм шәхси эшкуар катнашачак.
"Башкортстан буенча гаилә туры" республика халкы, бигрәк тә күпбалалы гаиләләр игътибарын республика буенча популяр туристик маршрутларга юнәлтергә һәм аз гына акчага турны ничек дөрес итеп сайлап алырга кирәклеген сөйләргә ниятли.
Һәм гаилә атнасы 12 июльдә «Гаилә пикнигы» интернет-конкурсы белән тәмамланачак, ул гаиләләрдә ялны ничек итеп үткәрү турында сөйләячәк. Бу көнне конкурста катнашырга теләүчеләргә Instagramда 2020 елда гаиләдә #Гаилә_пикник2020 хештегы белән төшерелгән фотография урнаштырырга тәкъдим ителә. Җиңүчене приз — пикник өчен җыелма көтә.
Фото: bashinform.ru