+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
7 июль 2020, 07:35

Әлфис Кыямовның улы армиядән кайткан

Җитмәсә, сюрприз ясап, бер көн алдарак кайтып төшкән. Йорт алдына әнисе беән сеңлесе йөгереп чыгуга машинадан әтисенең иң билгеле җыры яңгырап торган.

Җитмәсә, сюрприз ясап, бер көн алдарак кайтып төшкән. Йорт алдына әнисе беән сеңлесе йөгереп чыгуга машинадан әтисенең иң билгеле җыры яңгырап торган.
Татарстанның атказанган артисты, биюче Айгөл Кыямова энесе Айратның армиядән кайтуын хәбәр итте. Аның кайтуы гаиләсе өчен зур сюрприз булган. Ни өчен?
- 2019 елның 3 июлендә Айрат армия сафларына китте. Ул Байкал аръягы крае Чита шәһәренә эләкте. Анда дүрт ай ярым хезмәт иткәннән соң, Төньяк Осетия Республикасының Владикавказ шәһәренә күчерелде. Берәр ай Моздок шәһәрендә командировкада булды. Безнең өчен бик истәлекле шәһәр ул, чөнки минем дәү әтием Хангали Әскәр улы Матшин, Саба районы Елыш авылыннан сугышка китеп, Моздокта хезмәт итә, анда яралана. Айрат та "дәү әтием булган урыннарда йөрдем" дип бик горурланып сөйли, без дә горурланабыз, - ди Айгөл Кыямова.
Айратның хезмәте бик тыныч узган. "Әлбәттә, төрле вакытлар булгандыр. Тик, гомумән алганда, тыныч булган. Аллага шөкер, гел аралашып, шалтыратып торды. Шалтырата алмаса, смс-хәбәр яза иде. Әни Айрат өчен тыныч булды", - ди Айгөл.
Айратны 4 июльдә кайта, дип көткәннәр. Тик ул, сюрприз ясап, 3 июльдә кайтып җиткән. "4есе көнне туганнар белән шарлар тотып аэропортка барып, Айратка сюрприз ясамакчы идек. Аннан соң мин "Сәләт"кә мастер-класска барырга тиеш идем. Ләкин, киресенчә, без түгел, Айрат безгә сюрприз ясады. 3 июль көнне самолет белән кайтып, дуслары белән очрашкан. Безгә чәчәкләр, кызым Ралинага уенчык алган. Без әнидә Айрат кайтуына салатлар ясый идек. Бик күңелле сюрприз ясады", - дигән Айгөл Кыямова.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29691
Фото: matbugat.ru
Читайте нас