Моның өчен ир белән хатынга икесенә дә зур тырышлык салырга кирәк.
Кеше гомеренең мәгънәсе нидә? Әлбәттә, үзеңә лаеклы алмаш калдыруда. Тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, һәркем сәламәт балалар тәрбияләргә хыяллана. Сәламәт дигән сүз физик иминлекне генә күрсәтми. Кешенең психологик халәте, фикер-хыяллары, гомумән, үз-үзен кабул итүе дә сәламәт булырга тиеш. Билгеле, кечкенә баланы нинди генә белгечләр ярдәмендә тәрбияләргә тырышсак та, ата-ана назын алыштырып булмый. Бары ныклы гаиләләрдә генә бар яклап та сәламәт балалар тәрбияләнә ала.
Бөтенрусия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Изге Петр һәм Февро-ниянең тарихы һәм тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән. Бу гаилә Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә XII-XIII гасырларда яшәгән.
Аларның мәхәббәте һәм үрнәкле гаилә булып яшәү тарихы чын могҗи-задан башланган. Муром тәхетенә килгән кенәз Петр бик нык авырый. Аны берничек тә дәвалый алмаганнар. Әмма беркөн төшендә ул Феврония исемле кызның үзен дәвала-вын күрә. Берникадәр вакыттан бу төш тормышка аша. Савыккач, ул бу кызга өйләнә. Феврония үзен ягымлы, уңган һәм кеше хәленә керә белә торган итеп күрсәтә. Бик тиз арада Петр, чын-чынлап, Феврониягә гашыйк була һәм аннан башка яшәвен күз алдына да китерә алмый. Аларның гаиләсендә һәрвакыт бер-берсәнә карата ышаныч һәм татулык булган, бу пар тугрылык символына әверелгән.
Риваять буенча, алар бер үк көнне — 1228 елның 25 июнендә (яңа стиль буенча — 8 июльдә) вафат булганнар. Аларның төрле урыннарда җирләнгән гәүдәләренең, берникадәр вакыттан бер табутта булуы ачыкланган.
Петр һәм Феврония көнен бәйрәм итү традициясе 90нчы елларда Муромда яшәүчеләр тарафыннан тергезелә, ул вакытта шәһәр көне Гаилә кыйммәтләре көне белән берләштерелә һәм 8 июльдә билгеләп үтелә башлый.
Әлеге матур бәйрәм шушы көннән башлап илнең һәр төбәгендә билгеләнә. Бәйрәм православие динендәгеләрне генә түгел, мөселманнарны да берләштерде. Безнең республикада да аны билгеләү елдан-ел киң билгелелек яулый.
Ничә яшьтә никахка керәләр?
ЗАГСлар мәгълүматлары буенча, бүген яшьләр күпчелек 25-34 яшьтә гаилә кора. Узган ел, мәсәлән, илдә яшәүче 842,6 мең егет һәм кыз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Шул ук вакытта, илдә иртә өйләнешүчеләр саны кими. 2011 ел белән чагыштырганда, 18-24 яшьтә никахка керүчеләр саны 2018 елда ике тапкыр кимегән. Белгечләр әйтүенчә, 18 яшькә кадәр гаилә коручылар арасында кызлар күбрәк. 2018 елда, мәсәлән, балигъ булганчы 454 егет өйләнсә, андый кызлар саны 4,5 меңгә җиткән.
Башкортстан яшьләре арасында да гаилә кору яше елдан-ел арта бара. Узган елда республикада 25064 гаилә барлыкка килгән. Шул ук вакытта, 15414 гаилә таркалган. Билгеле булуынча, бу — рәсми барлыкка килгән һәм таркалган гаиләләр саны. Яшьләр арасында “гражданлык никахы” белән яши башлаучылар аннан да күбрәк.
Белгечләр әйтүенчә, соңгы 20 елда иң күбе 2011 елда гаилә корганнар. Республика буенча 38175 пар мөнәсәбәтләрен теркәгән. Аерылышучылар саны 17977 булган.
Бүген яшьләр әти-әни булырга да ашыкмый. 1995-99 елларда беренче сабыен тудырган әниләрнең уртача яше 20,9 булса, бүген исә бу күрсәткеч 26,1гә тигез. Бүгенге яшьләр икенчегә әти-әни булырга да ашыкмый. 1990 елларда беренче бала белән икенчесенең арасы уртача 3 ел булса, хәзер гаиләдәге өлкән балага 5-6 яшь тулгач кына икенчесе дөньяга килә. Шулай итеп, икенче һәм аннан соңгы балаларга гомер бирүче әниләрнең яше 30дан өстә.
Узган елда 42 мең бала туган, бу 2018 ел дәрәҗә-сеннән 10,5 процентка кимрәк. Бу хакта вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, туучылар саны шәһәрләрдә күбрәк кими, ә әни булырга әзер хатын-кызларның яше 30дан артып китә.
— 2018 елда һәр шәһәр гаиләсенә —1,38, авылныкына 2,3 бала туры килде. Шулай ук 20-29 яшьләрдә әни булган хатын-кызлар саны да кими, 30-39 яшьлекләр, киресенчә, арта, — ди Ленара Иванова.
Агымдагы елның 1 июненә алынган мәгълүматлар буенча, республикада 17 яшькә кадәр 913 мең бала яши. Бу төбәк халкының гомум санынның 23 проценты дигән сүз. Аларның 60 проценты — мәктәп укучылары, 40 проценты — мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Балаларның күбесе (62 проценты) шәһәрдә яши.
Статистика мәгълүматлары буенча, республикада туучылар саны кими. 2020 елның гыйнвар-март айларында 9789 кеше туган, ә шул ук чорда 12391 кеше үлгән. 2019 елда 5,2 мең балага кимрәк туган (барлыгы 41,7 меңнән артык бала). Нигездә, алар — гаиләдә беренче яки икенче бала. Әмма өченче һәм аннан соңгы туучылар өлеше сизелерлек артты — 2018 елда бу күрсәткеч 23,6 процентка күтәрелгән.
Аерылмагыз, аерылмагыз...
Юстиция эшләре буенча республика дәүләт комитетында 2019 елда Башкортстанда никахлар һәм аерылышулар саны исәпләнгән. Тикшеренүләр буенча, былтыр бездә 25064 пар гаилә корган, ә 15414 пар аерылышкан. Шуны да ассызыкларга кирәк, монда өйләнешү һәм аерылышу теркәлгән никахлар гына исәпкә алынган.
Шул ук вакытта, 2000 елдан башлап, Башкортстанда аерылышуларның иң күп саны 2002 елга туры килгән – 25247 очрак.
— Еш кына гаилә таркалуның сәбәбе — бер-береңә хөрмәт белән карамау һәм уртак мавыгу-кызыксынулар булмау, эчкечелек, наркотикларга һәвәслек һәм хыянәт. Аерылышу өчен сәбәпләр күп, аларны атап бетерергә мөмкин түгел. Мин иң киң таралганнарын гына әйттем. Гаилә һәм никах, ата-ана институтлары җәмгыятьтә абруен югалта. Нәтиҗәдә, аерылышулар проблемасы кискенләшә, бигрәк тә яшьләр арасында. Аерылышулар өчен элек сирәк очрый торган сәбәпләр барлыкка килә. Мәсәлән, ирләр: “Хатын сектага эләкте яисә бик нык дингә бирелде”, “Хатын, балаларны ташлап, билгесез юнәлештә чыгып китте”, — кебек сәбәпләр белән никахны өзә, — ди демограф, Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең икътисад теориясе һәм социаль-икътисади сәясәт кафедрасы доценты Яна Скрябина.
Мәхәббәт һәм тугрылык символы сез!
2018 елда Башкортстан ЗАГС бүлегендә гаилә юбилейларын хөрмәтләү тантаналары оештырылган. 1824 пар – алтын юбилярлар, 695 пар 60 елдан да күбрәк бергә яшәгән, ә 21 пар бергә гомер итүләренең 70 еллыгын билгеләгән.
Дистә еллар буена кулга-кул тотынышып, тормыш куйган барлык сынауларны бергә үтүче бу парлар гаилә иминлеген бер-береңне аңлауда һәм юл куя белүдә күрә. Шулай ук бер-береңә игътибарлы булу һәм икенче ярыңны хөрмәт итү дә гаиләне тагын да ныгыта, дип билгели алар.
— Әлбәттә, ике гаиләдә үскән кешеләрнең тормыш рәвеше төрле. Әмма язмышларны уртак итәргә әзерсең икән, шушы үзенчәлекләрне кабул итәргә риза булырга тиешсең. Бу иргә дә, хатынга да кагыла, — ди алар.
Әйе, гаилә тормышы, аны саклау һәм иминлеген тәэмин итү ике кеше-дән дә зур тырышлык сорый. Уртак тормыш башлаганда бер төрле авырлыклар булса, еллар үткән саен башка төрлеләре белән очраша алар. Ләкин гаиләсен барыннан да өстен куйганнар, чыннан да, бергә корган оясын сакларга һәрвакыт көч таба. Бу шулай булырга тиеш тә. Табигатьтә дә бит һәр нәрсә парлап яратылган.