+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
19 август 2020, 16:25

Август ахырында — гаилә бәйрәме

20-22 августта Уфада ВДНХ-ЭКСПО мәйданында җиденче тапкыр “Гаилә һәм балачак дөньясы” махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узачак.

20-22 августта Уфада ВДНХ-ЭКСПО мәйданында җиденче тапкыр “Гаилә һәм балачак дөньясы” махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узачак.

“Гаилә һәм балачак дөньясы” проектының төп максаты — гаиләләргә ярдәм итү, яшь гаиләләр турында кайгырту, ата-аналарның һәм сабыйларның сәламәтлеген хәстәрләү. Проект товарлар һәм хезмәтләр экспозициясен, эшлекле һәм интерактив-күңел ачу программаларын берләштерә.
Мәйданчыкта берничә махсус зона эшләячәк: Бала тудыру йортын сайла; Балалар бакчасына адаптация; Балалар күзлегеннән сәламәт яшәү рәвеше; Өстәмә белем бирүнең навигаторы; Милли гаилә традицияләре.

Имин булмаган эпидемиологик хәл һәм коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау максатында, эшлекле программа чаралары онлайн-форматта уза. Анда республика вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнашачак.

21 августта балалары булган гаиләләр өчен “ZOOM” программасын файдаланып, видеоконференция форматында “Непроуроки” чаты оештырылачак. ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыгында, шулай ук, "Баланы түгәрәкләргә языгыз" акциясе үткәреләчәк.

Форум программасында “Гаилә кыйммәтләре” республика фестивале уза. “Гаилә һәм балачак дөньясы” күргәзмә-форумы илебез яңалыкларын тәкъдир итүнең, балалар һәм ата-аналар өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәле мәйданчыгы булачак. Экспозициянең "Яңа туган балалар һәм булачак әти-әниләр өчен", “Сәламәтлек һәм ял”, "Балалар һәм үсмерләр өчен товарлар һәм хезмәтләр" бүлекләре эшләячәк.
Форум программасында “Гаилә кыйммәтләре” республика фестивале үткәрелә.

Фото: mk.ru
Читайте нас