Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита"сындагы Воланд әйтмешли: "Мәскәүлеләрне фатир мәсьәләсе бозды!" Окончательно...
Продюсер Барый Алибасовның танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылышуы турында Starhit хәбәр итә.
«Шукшина белән тизрәк аерылышырга кирәк. Гаиләдә мәхшәр анда. Без аерылышу процессын башлыйбыз. Кызганыч, безнең таныш чакта, 25 ел дус булганда кичергән мөнәсәбәтләрне кайтарып булмый инде», — ди Барый Кәрим улы.
Лидия Николаевна иренә Яңа Мәскәүдә фатир бүләк иткән иде, аның бәясе ун миллион сум чамасы. Алибасов исә бу торакны ярдәмчесенә күчереп яздырган. Соңрак ачыкланганча, хатыны бу эшләр турында белмәгән. Ул торак-коммуналь түләүләрне башкарып торган. Шуңа күрә хәзер Лидия Федосеева-Шукшина фатирны сату килешүенә карата дәгъва белдерә.
Актрисаның адвокаты сүзләренчә, Федосеева-Шукшина иренә фатир бүләк итү турында килешүне авырганнан соң язган, ул дарулар тәэсирендә булган.
Хәзер фатирга арест салынган, диелә хәбәрдә.
Фото:https://go.mail.ru/redir