Бүген ВДНХ-ЭКСПО мәйданында “Гаилә һәм балачак дөньясы” махсуслаштырылган күргәзмә-форумы кысаларында "Әти даны" конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Чарада Иҗтимагый палата рәисе Ольга Панчихина, республика вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
- Хөрмәтле әтиләр! Бүген сезгә беренче тапкыр шундый мәртәбәле, җаваплы исем бирелә. Без бу конкурс ярдәмендә җаваплы, тырыш һәм үз гаиләсен яратучы, үзенең балалары өчен үрнәк булган ир-егетләребезне күрсәтәсе килде. Рәхмәт сезгә катнашканыгыз өчен. Шулай ук, сезнең хатыннарыгызга, балаларыгызга зур рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да гаилә бәхете телим! - диде Ольга Панчихина.
- Беренчедән, оештыручыларга, Иҗтимагый палатага рәхмәтемне белдерәсем килә. Без һәрвакыт гаилә дигәндә гел әни кешене аерабыз. Ә бүген инде без әтиләр турында сөйлибез. Әти - ул гаилә башлыгы, гаилә терәге. Сезнең гаиләләрегез барлык кеше өчен дә үрнәк булып тора. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәсем килә: үзем тулы, имин гаиләдә үстем һәм әти минем тормышымда аеруча зур роль уйнады, мине гел алга барырга өндәде. Шуңа күрә әти - миңа аеруча якын кеше. Барлык әтиләргә дә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Ленара Иванова.
Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, чараны концерт номерлары да бизәп торды.
Фото: Ример Насретдинов.