“Шушы конкурста катнашып, Ходайның кодрәтенә тагын бер кат инандык, – ди күпбалалы әни Резида Сәлимова-Ильясова. – 9 яшьлек улыбыз Ильяс “Әллүки”дә бәйге барганын күреп: “Әни, квитанцияне җибәрик әле”, – диде. Аның бик тә самокатлы буласы килде. Купонны салып җибәрдек. Нәтиҗәне түземсезләнеп көттек. Самокат отуыбыз турында ишеткәч, балалар да, үзебез дә шулкадәр сөендек. Яратып укыган “Әллүки” журналыннан искиткеч бүләк булды балаларга!”
Әйткәндәй, Резида Зәкәрия кызы берсеннән-берсе акыллы, тәртипле һәм максатчан 11 бала әнисе. Тормыш иптәше Филүс Равил улы белән корган гаиләсе соклануга лаек! Өлкәннәре – 26 яшьлек Дамир БДМУ студенты, булачак табиб Республика балалар клиник дәваханәсендә хезмәт юлын башлаган. 24 яшьлек Денис – хәрби. 20 яшьлек Дарина хәзер инде үзе әни. Әти-әнисенә сөйкемле онык бүләк иткән. 18ен тутырган Юлиан УДАТУда белем ала, ул да киләчәктә үзен хәрби итеп күрә. Юнона 9нчы сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлаган. Хыялы – табиб-неанотолог булу. 9нчыга баручы Родионда кечкенәдән җитәкчелек сыйфатлары төсмерләнә. Яшүсмер ил башлыгы булу хыялы белән яши. 7нче сыйныфка баручы Даниил – чын-чынлап авыл туфрагын сөя, киләчәктә фермер булырга ниятли. Кызыксынучан, спорт яратучы Ильясның үскәч полицейский буласы килә. Ул яңа уку елында 3нче сыйныфка бара. Быел беренче сыйныфка укырга төшәчәк, гаделлек яратучы Раданың хыялы – судья булу. 5 яшьлек Юстина биергә-җырларга оста, нәни кызчыкның актриса буласы килә. Ә төпчекләре – ике яшьлек Иосифның әле дөньяны танып-белгән мәле.
Әнә шундый зур, бердәм гаиләдә балалар кечкенәдән туган җанлы, тырыш, акыллы булып үсеп килә. Алар барысы да әти-әниләренең горурлыгы – уку алдынгылары, олимпиадалар, төрле конкурслар, спорт бәйгеләре җиңүчеләре. Әйткәндәй, Резида үзе дә бик актив әни, төрле чараларда, конкурсларда даими катнаша. Агымдагы елда “Хатын-кыз – милләт анасы-2020” IV республика конкурсында “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңү яулаган.
– Һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа, диләр бит. Аллаһка шөкер, барысын да исән-имин үстереп киләбез. Балаларыбыз үзара тату, бер-берсенә терәк-таяныч, аларда туганлык хисләре нык көчле. Кешелекле, игелекле, ярдәмчел булсыннар дип тырышабыз. Киләчәктә һәркайсының тормышта үз урынын табачагына, максатларына ирешәчәгенә иманым камил, – ди “Ана даны” медален зур горурлык белән йөртүче Резида ханым.
Ильясовлар балаларында кечкенәдән хезмәткә сөю тәрбияли. Һәр эшне күмәкләшеп башкара алар. Бердәм булгач, үзләренә эш тә чыдамый. “Җиң сызганып эшлибез дә, рәхәтләнеп ял да итә беләбез”, – диләр. Зур гаиләнең йорт-кураларындагы тәртип, чисталык һәм матурлык таң калдыра.
Ә иң сөендергәне, нәни Ильясовлар “Әллүки” белән бергә үсә. Дөньяны ана теле аша күрергә өйрәнә, тел байлыгын камилләштерә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә. Журналны яратканга да төп бүләк нәкъ шушы сабыйлар өлешенә төшкәндер, күрәсең.
...Балалар чиратлашып, рәхәтләнеп самокатта җилдерә. Кечкенә энекәшләрен дә өйрәтәләр. Рәхәтен күрегез! Тигез юллар сезгә, дусларыбыз!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.