Әллә яшьләр челтәрле бизнес белән шөгыльләнәчәкме?
Вилдан Шәмсетдинов социаль челтәрдә әбүнәчеләре белән фикер алышты. Аудитория аңа Радик Юлъякшин белән килеп чыккан низаг, Виллиның челтәр бизнесына кереп китүе турында сораулар бирде.
"Киләчәктә җырларга уйлыйсызмы?" - дигән сорауга ул: "Дуслар, әлбәттә! Иҗат - ул минем тормышымның аерылгысыз өлеше, аннан башка мин үземне күз алдына да китерә алмыйм. Минем иҗатымны беркем дә тартып ала алмый! "
- Сез хәзер Гөлназ белән бергә җырлаячаксызмы?
- Дуэт булырга җыенмыйбыз, аның җырга үз карашы бар, минем иҗат итүгә кагылышлы үз фикерем, - дип язган Вилдан.
Шулай ук әбүнәчеләр Вилданның нинди тәхәллүс астында җырлавы белән дә кызыксынды. Ул: "Милли сәхнәдә Вилдан Шәмсетдинов чыгыш ясаячак", - дип билгеләп үтте.
- Гөлназны сөясеңме?
- Һичшиксез, - дип нәтиҗә ясый Вилдан.
Фото: "ВКонтакте"