+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 сентябрь 2020, 08:15

Әниләрне данлыйк!

Русиядә яңа конкурс старт ала.

Русиядә яңа конкурс старт ала. "Күпбалалы Русия" проекты кысаларында "Әниләр көне" Гомумрусия фестивале башланачак. Фестиваль "Әни хыялы", "Әни - традицияләрне саклаучы", "Уңыш тарихы" конкурсларын үткәрүне күз уңында тота. Чараны оештыруның максаты - гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, җәмгыятьтә һәм гаиләдә әни статусын күтәрү, күпбалалы гаиләләрнең статусын үстерү. "Әни хыялы" конкурсы Инстаграм социаль челтәрендә үтәчәк. Анда әниләр хыялы турындагы фото һәм видеоматериаллар бәяләнәчәк. Моның өчен материалларны "Моямамамечтает" хэштегы белән куярга кирәк. "Әни - гаилә традицияләрен саклаучы" конкурсына эшләрне https://многодетные-семьи.рф/ адресына җибәрергә кирәк. Текстта гаилә традицияләре турында язылырга тиеш. Күләме 1500 билгедән дә артмаска һәм Word яисә PDF форматта булырга тиеш. "Уңыш тарихы" конкурсы да шушы ук рәвешле җибәрелергә тиеш. Анда күпбалалы гаиләләрнең уңышлары турында бәян ителәчәк. Чарада күпбалалы гаиләдә яшәүче һәркем катнаша ала. Алар "Инстаграм", "Тик-ток", "FV", "VK" социаль челтәрләрендә теркәлгән булырга тиеш. "Әнием хыялы" кокурсында катнашу өчен эшләрне 30 сентябрьгә кадәр #Моямамамечтает хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк булачак. Ә "Әни - гаилә традицияләрен саклаучы" конкурсында катнашучылар 30 июньгә кадәр иншаларны http://многодетные-семьи.рф/mama сайтында урнаштырачак. "Уңыш тарихы" конкурсы өчен дә шул ук таләпләр. Әмма монда эшләрне 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Фото:aif.ru
Читайте нас