+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
6 сентябрь 2020, 19:25

"Чын хатын-кызлар югалды..."

"Бүгенге кызларга игътибар ит, бүләкләр бир, моны эшлә, тегесен эшлә. Шул ук вакытта аның ниндидер бандитка китәчәгенә дә әзер булырга кирәк".

"Бүгенге кызларга игътибар ит, бүләкләр бир, моны эшлә, тегесен эшлә. Шул ук вакытта аның ниндидер бандитка китәчәгенә дә әзер булырга кирәк". Нефтекамада яшәүче бер ир-ат бүгенге хатын-кызларның ни теләве турында фәлсәфи пост язган. Иренә ярдәм итеп, аның белән бертигез эшләп, ашарга пешереп, балалар үстергән совет чорындагы гүзәл затлар турында сүз бара. Аның сүзләренчә, хәзер кызлар бернәрсә дә эшли белми һәм өйрәнергә теләми. Моннан тыш, Евгений хатын-кызлар үзләрен кулларда гына күтәреп йөртүне таләп итүен билгели. - Яңа айфон, яхшы машина телим, елына ике тапкыр булса да курортларга барасым килә, шул кирәк, бу кирәк... Ә үзенә "Синнән нәрсә?!" - дип сорасаң, җавап бер - "Тормышыңны бизәрмен!" Әниләребез һәм әбиләребез заманында ир-атка нинди таләпләр куелганын исегезгә төшерегез: эчмәсен һәм кыйнамасын гына. Ә бүгенге кызларга игътибар ит, бүләкләр бир, моны да эшлә, тегесен дә эшлә. Шул ук вакытта аның ниндидер бандитка китәчәгенә дә әзер булырга кирәк, чөнки, күрәсезме, "аның белән кызыграк, ә син - буш урын!" Әлеге пост социаль челтәрләрдә чын шау-шу тудырды. - Ир-егетләр кая булды? Бөтен җирдә әрәмтамаклар, эшсезләр, алиментлардан качып йөрүчеләр, күңел ачарга яратучылар. Бала тудырырдай да кеше юк. Айга 20 мең сум алалар да, тормышларыннан канәгать булып, сыра эчеп яталар. Тормышта бернинди максатлары юк, - ди Оксана. Шул ук вакытта, Евгений яклы ир-егетләр дә табылган. Фото: ufa1.ru
Читайте нас