+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
10 сентябрь 2020, 09:35

Унбишенчесе артыннан да киләм әле!

Ильючиклар гаиләсендә ундүртенче бала булып кызлары туган.

Ильючиклар гаиләсендә ундүртенче бала булып кызлары туган.

Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә яшәүче ана ундүртенче баласын тапкан. Күпбалалы әнинең сүзләренә караганда, аның бала тудыру йортына унбишенчесе артыннан килергә дә исәбе бар әле.
40 яшьлек Елена Ильючик үзе дә зур гаиләдә үскән: әнисенең тугыз баласы һәм тагын тәрбиягә алган җиде баласы булган. Хәзер бәхетле әбинең 43 оныгы бар.
Елена ире белән 22 яшендә таныша, ә 23 яшендә беренче сабыйлары туа. Хәзер инде аларның гаиләсендә сигез малай һәм алты кыз үсә. Бу юлы бәхетле гаиләнең кызлары дөньяга килгән. Әлегә нарасыйга нинди исем кушуларын белмиләр. Барлык исемнәр дә бетте инде, дип шаярта алар.
Елена Ильючик дәүләттән “Ана даны” ордены, шулай ук ике фатир алуы турында сөйли. Кече балалар бакчага йөрми, аларны тәрбияләргә өлкәнрәкләре ярдәмләшә.
Елена ирен алтын куллы кеше дип мактый, ул машиналар да төзәтә, ремонт белән дә шөгыльләнә. Безнең гаиләдә акча һәрчак җитә, дип белдерә бәхетле хатын.

Фото: ntv.ru
Читайте нас