+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
18 сентябрь 2020, 07:50

Тәрбиягә бала аласым килә...

Балалар йортына кергән һәр кеше аннан күңелендә авыр тойгы белән чыгадыр. Кечкенә сабыйларның өмет тулы күзләре белән сиңа бакканын күрү генә дә әллә нинди хисләр уята. Әйе, биредә әти-әнисенең начар мавыгулары аркасында ятим калганнар да, авыру балалар да, шул ук вакытта, менә дигән гаиләдә тәрбияләнеп, бервакыт бернисез калганнар да җитәрлек бит. Анда яшәүче балалар аларны бервакыт әти-әнисе килеп алуына өметләнеп көн күрсә, икенче гаиләләр бала тәрбияләү теләге белән яна. Әйе, тормыш һәркайсыбыз алдына төрле сынаулар куя, әмма аларны хәл итү юлларын да ул бик еш тәкъдим итә бит. Тәрбиягә бала алу, бик күп документлар җыю белән беррәттән, психологик яктан тирән хисләр кичерүне дә үз эченә ала. Ләкин бу адымга ашыгып барырга ярамый. Үзегезгә тулысынча ышангач, баръяклап та балага тиешле тәрбия бирә алуыгызны аңлагач кына балалар йорты ишеген шакырга мөмкин, ди психологлар.

Балалар йортына кергән һәр кеше аннан күңелендә авыр тойгы белән чыгадыр. Кечкенә сабыйларның өмет тулы күзләре белән сиңа бакканын күрү генә дә әллә нинди хисләр уята. Әйе, биредә әти-әнисенең начар мавыгулары аркасында ятим калганнар да, авыру балалар да, шул ук вакытта, менә дигән гаиләдә тәрбияләнеп, бервакыт бернисез калганнар да җитәрлек бит. Анда яшәүче балалар аларны бервакыт әти-әнисе килеп алуына өметләнеп көн күрсә, икенче гаиләләр бала тәрбияләү теләге белән яна. Әйе, тормыш һәркайсыбыз алдына төрле сынаулар куя, әмма аларны хәл итү юлларын да ул бик еш тәкъдим итә бит. Тәрбиягә бала алу, бик күп документлар җыю белән беррәттән, психологик яктан тирән хисләр кичерүне дә үз эченә ала. Ләкин бу адымга ашыгып барырга ярамый. Үзегезгә тулысынча ышангач, баръяклап та балага тиешле тәрбия бирә алуыгызны аңлагач кына балалар йорты ишеген шакырга мөмкин, ди психологлар. Нинди шартлар бар? 18 яше тулмаган баланы уллыкка алу өчен аның әти-әнисенең берсе яисә икесе дә түбәндәге шартларга туры килергә тиеш: суд карары буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм калсалар; баланы башка кешеләрнең уллыкка алуына ризалашсалар; вафат булганнар яисә суд карары буенча үлгән дип исәпләнсәләр; суд карары белән эшли алмаулары расланса; билгесез булсалар; башка сәбәпләр (мәсәлән, ата-ананың берсе яисә икесе дә алты айдан да күбрәк аның белән яшәмәсә, тәрбияләмәсә, чыгымнарын капламаса һ.б.) Бертуганнарны ике гаилә тәрбиягә ала алмый, шулай да аларның бергә тәрбияләнә алмавын күрсәтүче шартлар булган очракта, бу мөмкин. Кемнәр алала? Уллыкка алу өчен Русия гражданы булу мотлак. Чит илдә яшәүчеләр үз гаиләләренә безнең илдән бала ала алмый. Әгәр дә баланың әтисе яисә әнисе бар икән, ә сез бу баланы тәрбиягә алырга уйласагыз, сезгә аның туганы белән рәсми рәвештә никахыгызны теркәргә кирәк. Баланың әтисе яисә әнисе моның өчен ризалыгын бирергә мәҗбүр. Әгәр дә тәрбиягә ятим баланы яисә әти-әнисез калган сабыйны алырга теләсәгез, кияүдә яисә өйләнгән булу мәҗбүри түгел. Әгәр дә сезнең гаиләгез бар икән, ирегезгә яисә хатыныгызга бу баланы уллыкка алу шулай ук мәҗбүри түгел. Аның моңа ризалыгын бирү дә җитә. Никахлары теркәлмәгән ир белән хатын бер үк баланы уллыкка ала алмый. Уллыкка алыначак бала белән аның булачак әти-әнисе арасында яшь аермасы 16дан да ким булмаска тиеш. Әмма кайбер очракта суд карары буенча бу үзенчәлеккә каршы килергә дә мөмкин. Билгеле, моның өчен җитди сәбәпләр кирәк булачак. Әгәр дә баланы үги әнисе яисә әтисе уллыкка ала икән, аларның яшь аермасы исәпкә алынмый. Махсус укыталармы? Булачак ата-анага махсус курсларда белем алырга да туры киләчәк. Моның өчен яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органнарыннан юллама бирәчәкләр. Аны тәмамлагач, гражданга аның тәрбиягә бала алырга әзер булуы турында таныклык тапшырылачак. Бу курсларда бала белән мөнәсәбәтләрне җайга салу, әти-әнисез үскән балаларның психологик үзенчәлеге, аларның хокуклары турында сөйләячәкләр. Әлеге курсларда бушлай ике атна дәвамында укырга туры киләчәк. Түбәндәге белешмәләр кирәк булачак Тәрбиягә бала алачак кешедән сәламәтлеге турында белешмә кирәк булачак. Моның өчен ул яшәгән урынында урнашкан поликлиникада медицина тикшеренүе үтәчәк. Юлламаны опека органнары бирәчәк. Табиблар караганнан соң, аңа заключение биреләчәк. Бу документ алты ай дәвамында үз көчендә кала. Медицина тикшеренүе үткәндә җитди авырулар ачыкланса, ул баланы уллыкка ала алмаячак. Мондый авыруларга түбәндәгеләр керә: туберкулез, наркомания, алкоголизм, токсикомания, психик тайпылышлар, йогышлы чирләр, яман шеш. Беренче төркем инвалидларына шулай ук уллыкка бала бирелми. Моннан тыш, булачак әти-әнигә аларның закон бозу очраклары булмау турында белешмә алырга кирәк булачак. Белешмәне “Госуслуги” порталы аша да алып була. Җитеш яшәвең дә мөһим! Опека һәм попечительлек органы хезмәткәре булачак әти-әнинең тормыш шартларын барып караячак һәм, ул уңай бәяләнсә, аларны уллыкка бала алу өчен кандидатлар исемлегенә куячак. Киләсе адым — бала сайлау Булачак әти-әни шул рәвешле исәпкә баскач, аларга уллыкка алырдай балалар турында мәгълүмат бирелә, аларны барып карау өчен юллама тапшырыла. Әгәр дә кандидат бу балалар арасыннан ошаганын сайлап ала алмаса (аңа яшәгән урынындагы балалар турында гына мәгълүмат бирелә), ул башка урындагы балалар турында да үз чыганакларыннан мәгълүмат алырга хокуклы. Моның өчен ул башка опека һәм попечительлек органына, илнең Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Башкортстанның Мәгариф министрлыгына, белешмәләр турында федераль банк сайтына һәм башка урыннарга мөрәҗәгать итә ала. Булачак ата-ана бала белән танышырга, үзе, туганнары, сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы. Мөнәсәбәтләрне ничек рәсмиләштерергә? Булачак ата-ана үзенә ошаткан баланы тапкач, судка аны уллыкка алу турындагы гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр дә балага 10 яшь тулган икән, судья аның да фикерен исәпкә алачак. Суд уңай карар чыгара икән, ЗАГС бүлегендә яисә “Госуслуги” порталында теркәлергә кирәк. Арытаба тикшерәчәкләрме? Бала гаиләдә яши башлагач, опека һәм попечительлек органнары сабыйның яшәү шартларын һәм аның ничек тәрбияләнүен өч ел дәвамында контрольдә тотачак. Менә шулай, тәрбиягә бала алу өчен булачак ата-анага бик күп юллар үтәсе бар. Бу аңлашыла да, болай да язмыш каккан сабыйның нәзберек күңеле яңа сынауларга түзә алмаска да мөмкин бит. Әмма мондый адымга базнат иткәннәр болай да көчле рухлы, үз-үзенә ышанган булуларын алдан ук күрсәтә. Шуңа да бу авырлыклар гына аларны туктатмый. Әгәр дә бу адымга бар яклап та әзерсез икән, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Өегез бала тавышы белән ямьләнсен! Гөлия Гәрәева.
Читайте нас