Андрей Назаров балаларны мәхәббәткә төрергә кирәклеген билгеләде. Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә республикада яшәүчеләрнең тату бер гаиләне хәтерләтүе турында язды. "Киләчәгебез балаларга бәйле. Аңа нинди нигез салабыз, балаларга үсәргә нинди шартлар тудырабыз - шуннан гыйбарәт ул. Әти-әни баласын кечкенәдән мәхәббәткә төрергә тиеш. Һәм бу гадәти күренеш булсын. Шул рәвешле генә бала яратуның табигый күренеш булуын аңлый һәм барлык тырышлыгын кешеләрнең тагын да яхшы яшәвенә салачак. Гомер нәрсә ул? Нигездә, ул гаиләгә, балаларга, әти-әнигә нәрсәдер бирүгә нигезләнә. Безнең республика да ярата белүче, бер-берсенә ярдәмчел булган кешеләрдән тора. Мин үзем дә республиканың чәчәк атуына барлык көчемне салачакмын! Киләчәгебезнең нык булуына да ышанам!" - дип яза ул. Фото: m.facebook.comи