Уфада 12 яшьлек малай өченче тапкыр югалган.
Малай өеннән өченче тапкыр качкан. Исегезгә төшерәбез: Рамилне әле күптән түгел генә эзләделәр. Волонтерлар һәм полиция тырышлыгы белән 26 сентябрьдә баланы табып, әти-әнисенә кайтарганнар иде. Әмма 27 сентябрьдә ул янә чыгып югалган.
Беренче тапкыр малай өйдән август аенда киткән. Ул чакта аны шактый тиз тапканнар. Мондый сәер кылыкның сәбәбе әлегә билгесез. Рамилне шушы көннәрдә Сипайлово бистәсендә күргәннәр. Ул узып баручылардан акча соранган.
Малайның билгеләре: буе 153 сантиметр, уртача гәүдәле, күзләре зәңгәр, чәчләре ачык коңгырт.
Югалган көнне ул кара болон жилет, кызыл олимпийка, кара трико, кара кроссовкалар, бейсболка кигән булган.
Әгәр бу малайны күрүчеләр, яки кайдалыгын белүчеләр булса, 8 800 700 54 52 яисә 112 телефоннарына шалтыратыгыз.