+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 октябрь 2020, 07:48

Агыйделнең аръягында бер энәгә — бер сыер...

Чит мәмләкәтләрдә гаилә коручы кызларыбыз уңамы, әллә “туңа”мы?

Чит мәмләкәтләрдә гаилә коручы кызларыбыз уңамы, әллә “туңа”мы?

Телевизион каналларда чит илгә кияүгә киткән татар кызлары турында тапшырулар күренеп калса, күңел куырылып куя. Үзебездә ни җитмәгән, сагынмыймы икән, баласын алып калып, үзен куып кайтармасалар ярар иде һәм тагын шуңа охшаш мең төрле уйлар йөгерә баштан. Инде чикләр ачылды, таш диварлар җимерелде, теләсә кайсы илдә яшә, гаилә кор... Шулай да, күпләр өчен һаман бер сорау кала: ничек була соң ул чит ил кешесе белән гаилә кору — илеңне сатумы, әллә бәхетеңне табумы?

...Лилия әти-әнисенең яраткан, иркә кызы булып үсте. Урта һәм музыкаль мәктәпләрне тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлады. Аның укудан башка һич кайгысы булмады. Яшьтәш кызларны кызыксындырган чүпрәк-чапрак, иннек-кершән, малай-шалайга битараф иде ул. Аттестат белән бергә алтын медален дә тотып, башкалага юлланды һәм Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең берьюлы ике — композиторлык һәм дирижерлык факультетларына укырга керде. Билгеле инде, аларны да кызыл дипломга тәмамлап, аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклады. Уфадагы үз һөнәре буенча белем бирүче югары уку йортына куш куллап алдылар кызны. Тиздән ул татар егетенә кияүгә чыкты, улы туды. Менә шушы чорга кадәр аның тормыш юлы гел үргә барды. Башкача булуны күз алдына китерми иде ул. Тик тормыш гел актан гына тормый шул...

“Кыргый” туксанынчы еллар иде бу. Барлык укытучыларныкы кебек үк, Лилиянең дә хезмәт хакы — “ташка үлчим”. Режиссер ире акча эшләү түгел, иҗади эзләнүләр белән мәшгуль. Ә иң аянычлысы — табиблар аларның улына куркыныч диагноз куя — бала беркайчан да ишетмәячәк һәм сөйләшмәячәк. Бу хәлләрне яшь хатын бик авыр кичерә. Моңа кадәр, халык әйтмешли, йомырка эчендәге сары кебек узган балачагы, Мәскәүдә күренекле галимнәрдән белем алу, классик музыка серләренә төшенеп, аның югарылыгына тиңләшергә омтылу — болар барысы да татлы үткәннәр. Ә бүгенгесе — акчасызлык, беркемгә дә кирәкмәгән әсәрләр, иҗади кризистан торган саен стаканга ешрак үрелә башлаган ир, үзенең башкалардан аерылып торуын аңлый башлаган, өнсезлектән бәргәләнгән бала... “Ник тудым, ник яшим?” — дигән уйлар керә башлый хатын башына. Шул чорда Интернетта яһүд­ләрнең дини музыкасын ишетеп кала ул. Ишетә дә, таң кала — менә ул аның әлеге күңел халәтенә торыр авазлар, сихри аһәң! Моны тыңлаганда аның әрнүләре, тормышка үпкәсе, үзен-үзе кимсетүләр чигенеп тора. Баштарак ул бу көйләрне тыңлап хозурланса, соңрак үзе дә яза башлый. Татар кызы яһүд көйләре иҗат итә һәм аларны Интернетка куя. Аңа бөтен дөньядан хәбәрләр килә башлый. Ул үз тиңнәре белән шушы аралашудан ямь, яшәү көче ала. Ире белән аралары суынып аерылуга барып җитүне дә артык фаҗига дип кабул итми ул. Шул чорда аңа Америка Кушма Штатларыннан Мойшэ исемле яһүд егете хатлар яза башлый. Вакыт узу белән алар бер-берсенә якынрак була бара. Һәм... Мойшэ Уфага килә. Җирән, озын бөдрә чәчле, бераз сипкелле, искиткеч җы­лы карашлы, зыялы яшь ир белән тормыштан ваз кичүгә дә күп калмаган йомык хатынны бергә күрү башта сәеррәк булып тоела. Әмма кунагы янында Лилия дә ачыла, күзләренә нур кайта, ешрак елмая башлый. Ул еллардагы буш кибетләр, караңгы урамнар, җимерек юлларны күреп, америкалы шакката. Аның фикере катгый — бу илдә яшәп булмый да, яшәргә ярамый да. Ничек итсә дә итә Мойшэ — Лилияне Америкага китәргә күндерә. Бу илгә яшәргә китү өчен нинди иләк­ләрдә иләнеп, ничә энә күзеннән үтәргә кирәклеген язып тормыйк, Лилия боларның барысын да уза. Бүген ничек соң аның тормышы?

Хәзер ул илнең көньягында, океан янындагы зур булмаган бер шәһәрдә яши. Ире эшкуарлык белән шөгыльләнә, үзе иҗат итә. Урындагы клубта чыгыш ясый, дисклар чыгара. Иң мөһиме — улының Америкада теле ачыла, ул инглизчә сөйләшә башлый. Алай гына түгел, малайның телләр өйрәнүгә сәләте үсә, ул урыс, татар тел­ләрен дә белә. Гаиләдә рухи һәм физик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Алар сәламәт тормыш рәвеше алып бара, сирәк булса да Уфага кайтып тора. Узган гасыр азагындагы безнең ил кияүнең өнен алган булган күрәсең, ул безнең суны эчәр­гә, ризыкларны ашарга куркыбрак тора. Әмма кайткан саен кыюлана бара! Гомумән, бу гаиләне бик бәхетле дияргә була. Шулай да, чит җирдә һәркем дә солтан була аламы?

Сер түгел, еш кына Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер алырга дигән өметләр бик тиз эреп югала. Бу күп очракта булачак кәләш­ләрнең үзләре төшәсе нигезнең нидән гыйбарәт икәнен белмәүдән килә. Безнең илдә, шулай ук Швейцария, Франция, ГФР, Япониядә, әйтик, гаилә кору турындагы документ дәүләт учреж-дениесендә бирелә һәм гаилә коруның гражданлык формасы гына законлы дип санала. Ә Израиль, Иран, Гыйракта, АКШның кайбер штат­лары һәм Канаданың берничә провинциясендә тик дин тарафыннан ныгытылган гаилә генә законлы. Бөекбритания, Испания, Дания, Италиядә — аларның берәрсе, ә Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә мотлак икесе дә булырга тиеш. Әгәр берәрсе булмаса, четерекле хәл килеп туганда, башлыча хатын-кызның хокуклары бозыла, кичәге ир белән хатын бала бүлү юлына баса, кагыйдә буларак ул әтисе белән кала. Әгәр гаилә Русиядә теркәлгән булса, чит илгә яшәргә киткәндә, ул анда да законлаштырылырга тиеш. Мәкере бул­ган кияүләр бу хакта кәләшләренә әйтмәскә тырыша. Мөселман иллә­рендә исә ул мотлак шәригать кануннары белән ныгытылырга тиеш. Әгәр дә безнең Наташа, төреккә кияүгә чыгып, штампны биредә суктырып, анда баргач никахка кермәсә, ул тулы мәгънәсендә ир хатыны булалмый. Аның иреннән башка өйдән чыгарга, эшкә урнашырга ярамый, дигән кагый­дәләрне, милеккә ир хуҗа кебек кануннарны белмәве дә мөмкин. Гомумән, чит илгә кияүгә китү — ул күр­шегә килен булып төшү түгел. Мондый җавап­лы адымны ясаганчы, кызларыбыз үзләре һәм киләчәктә балаларының да язмышы куркыныч астында калмасын өчен барасы илнең Гаилә кодексын ныклап өйрән­сеннәр, законнарын белсеннәр иде.

Пандемия шартларында чикләр ябылгач, илгә кайту мөмкин­легеннән мәхрүм балаларын көтеп арыган ата-ана кызганыч. Бу инде Кушнаренко, яисә Чакмагышка автобус рейсларын туктатып тору гына түгел.

...Сүз ахырында — янә бер язмыш. Өч кызын җил-яңгыр тидермичә кадерләп үстереп, югары белем алырга ярдәм итеп, инде туйлар көткән бер авыл абзыен беләм. Аның яңа бүрек алса, аны бераз кимирәк йөри торган гадәте бар иде — ә иртәгә кода булып барырга туры килсә, янәсе. Аның хатыны да ел саен ике каз каклап куя торган булды — кодагыйлар сыйлыйсы бар! Ә кызлар өчесе өч милләт кешесенә кияүгә чыгып, төрле тарафка очтылар. Танышла-рымның яңа бүреклә­ре дә, каклаган казлары да янга калды — алар бер тапкыр да кызлары туена кода-кодагый булып барып, табын түрендә утыра алмыйча бакыйлыкка күчте. Читкә кияүгә чыгу — ил алыштыру гына микән әле ул...



Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас