+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
2 октябрь 2020, 17:05

"Спартанча" тәрбияләүче әти төрмәгә китте...

Баласын аягыннан тотып болгаган әти һәм моңа юл куйган әни ата-ана хокукыннан тулысынча мәхрүм ителәчәк.

Баласын аягыннан тотып болгаган әти һәм моңа юл куйган әни ата-ана хокукыннан тулысынча мәхрүм ителәчәк.

Быел җәй Сочиның Хостинский районындагы урманда ике айлык кызын аягыннан күтәргән килеш болгап утырган яшь әти турындагы язма бөтен Интернетны шаулатты.

Сабый бала белән вәхшиләрчә кыланган ата-ананы полицейскийлар тиз эзләп тапты. Ике айлык бала белән урманда палаткада яшәп ятучы 35 яшьлек ир белән 27 яшьлек хатын бу гамәлләрен “тәрбия” алымы дип аңлаткан. Интернетка да видеоны мактану өчен "элгәннәр", күрәсең.

Суд карары белән алар 4 айга колония-поселениегә хөкем ителгән, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән һәм наркотиклар саклаган өчен штрафка тарттырылган. Аларның һәрберсе 30 мең сум штраф түләргә тиеш.

Хәзерге вакытта сабыйны туганнары тәрбияли. Хокук сакчылары ата-анасын хокукыннан тулысынча мәхрүм итү мәсьәләсен хәл итә.

Фото:vesti.ru
Читайте нас