Казарма җимерелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира Нәбиева авыр вакытлары турында сөйләгән.
"Интертат"ка биргән әңгәмәсендә ул авыр көннәрен исенә төшерә.
"Башта мин шок халәтендә булдым. Бу хәлләрнең нәкъ менә безнең белән булуына ышанасым килмәде. Ахырга кадәр, бәлки, аларның казармасы түгелдер, Рөстәм алар арасында булмагандыр, дип уйладым.
Без Рөстәмнең әти-әнисе белән Омск шәһәренә очтык. Мин ул вакытта Башкорт дәүләт аграр университетының соңгы курсында укый идем. Каникулымны Рөстәмнең янәшәсендә үткәрдем. Иң авыр вакытларны аның белән бергә кичердек. Сентябрь якынлашканда: «Академик ял алып, синең яныңа киләм. Киләсе елга укып бетерермен», — дидем. Рөстәм рөхсәт итмәде.
Дәваханәдә яткан вакытта Рөстәм мине куды. «Минем белән авыр булачак сиңа. Китәргә уйласаң, хәзер үк кит», — диде. «Яратсаң, миңа башка андый сүзләр әйтмә», — дип җавап кайтардым.
Рөстәм дәваханәләрдә озак ятты. Ул бераз тернәкләнгәч, никах укыттык. 2017 елның 3 июнендә туй ясадык.
Безнең бөтен әйберебез дә үз көчебез белән эшләгән акчага алынган. Беркемнән дә акча сорап торганыбыз юк. Үзебез тырышабыз.
Рөстәмгә ай саен инвалидлык буенча һәм хәрби пенсия түләнә. Күп булмаса да, минем декрет акчаларым килеп тора. Икенче кызыбыз тугач, ана капиталы алдык. Болары дәүләт ярдәме булды.
Моннан тыш, үзебез акча эшләүнең төрле юлларын табабыз. Мәсәлән, Рөстәм ике ел ярым Мәскәү өлкәсенең следж-хоккей командасында уйнады. 2018 елда алар Мәскәүдә узган Паралимпия уеннарында икенче урынга лаек булды. Һәр уенчыга 3 миллион сум күләмендә премия бирелде. Фатирыбызга ремонтны шул акчага ясаттык. Килешәсездер, анысы да күктән төшмәде. Үзе тырышып, бик күп көч түгеп алган хәләл акча.
Инстаграмдагы блокка даими реклама килеп тора. Аннан күпмедер керем алабыз.
Узган елда Башкортстанда Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет төзелде. Рөстәм рәсми рәвештә әлеге Советта эшли, социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
Без, барлык яшьләр кебек үк, тырышабыз. Үз көнебезне үзебез күрәбез. Шушы арада машинабызны яңарттык. Искесен саткан акчаны кушып, аны кредитка алдык".
Фото: intertat.ru