Бәхетме бу, әллә хаталанумы?..
Башкортстанда үткән елда 42 мең сабый туган. Шуның 260ының әнисенә 18 яшь тә юк. Моның турында "Башстат" мәгълүматлары сөйли. Статистикага ярашлы, дүрт бала 15 яшьтән кечерәк кызлардан туган.
Шул ук вакытта, былтыр 18 яше тулмаган гражданнар белән 162 никах теркәлгән, аларның 116сы әти-әни булырга өлгергән дә инде. Алты кәләшнең ире үзләреннән 13 һәм аннан да күбрәк яшькә өлкәнрәк.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 30 үсмер кызның аборт ясатуы теркәлгән. Рәсми булмаган мәгълүматлар 2018 елда 13-15 яшьлек кызларның 364 аборт ясатуы турында билгели.
"Росстат" мәгълүматларына караганда, илдә ел саен 1,5 меңгә якын баланы 15 яшьлек әниләр тудыра. Шул ук вакытта 16 яшьтә әни булучыларның саны - 9 мең, ә 17 яшьтә бала тудыручыларның саны 30 мең. Бу - туучыларның якынча 2,3 проценты.
Фото: iumaripix.blogspot.com