Ул аларның берсенә генә шигырь багышлаган. Сәбәп нидә?
Булачак сәхнә остасы 5 яшендә әнисез калган. Өч улын карашырга дип, аның әтисе тизрәк өйләнү ягын караган, билгеле. Әмма хатыннары озак тоткарланмаган. Соңгысы исә өч малайның шуклыгына да, авыл тормышының барлык мәшәкатенә дә түзгән. Җәвит Шакиров Инстаграм сәхифәсенә аның белән бергә төшкән фотосын куйган һәм болай язган:
Минем әнкәй белән төшкән фотоларны күргәч, бик күп сорау язалар. Үз әниеңме, дип сораучылар күп. Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә: без - өч малайны якты дөньяга китергән әниебез миңа биш яшь чагымда бакый дөньяга күчте. Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әти без ятимлекне тоймасын, кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип, күпме көч куйганын бер үзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын.
Безнең бәхеткә, шушы фотодагы әни безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, барлык яктан да килгән кеше! Бүген дә исән-сау, йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Башкортстанның Чакмагыш районы Әхмәт авылында яши. Тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора.
Халыкта «үги әни» дигән сүз бар. Бу — язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган әни, әти һәм бала гына белә. Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде!
Безнең өчен әнкәй беркайчан да үги булмады, үз булды. Барысы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул җәһәттән туган шигьри юллар.
«Үги әни»
Үги ана яфрагына
Кулларым тиде ялгыш.
Үги ана кулларына
Калдырды безне язмыш.
Үги әни булуыңда,
Әйтче, кем соң гаепле?
Ятим бала үстерүләр
Бу дөньяда гаепме?
Үги ана яфракларын
Күрдем юл буйларында.
Күпме сабый гомерләре
Чит әни кулларында!
Үги диеп әйтмик әле,
Ул да бит безнең әни.
Ятим бала, үги әни -
Бу сүзләрдән җан әрни!
Фото:
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/