Әллә күрәсе килмиме?
Кичә Гөлназ Асаева үзенең абунәчеләре белән аралашу өчен Instagramда туры эфирга чыкты. Иҗат сөючеләр белән әңгәмәгә ире дә килеп кушылды, ул аннан: "Мин кайчан атказанган артист булам?» - дип сорады, Гөлназ аңа шунда ук җавап бирде: "Беркайчан да!"
Абунәчеләр, ни өчен шулай җавап бирдегез, нигә үз ирегезгә ышанмыйсыз, дип сорый башлады. Җырчы: "Исем алу өчен талантлы булу аз, кайчак дәшми калырга кирәк, өстәвенә, Вилдан начар сөйләшә», - дип аңлатты. Кемдер билгеләп үткәнчә, Элвин Грей исем алган бит, димәк, алар да алачак.
- Аны иҗаты өчен бәяләделәр. Ә кайдадыр уңышсызлыкка очравы беркемне дә борчымый, - диде Асаева, әмма абунәчеләр сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңламыйча калды.
Фото: "ВКонтакте".